Суы да, юлы да тиздән булыр кебек
2228
0
0

Яңа Әлем авыл җирлегендә узган ел халыктан 196 мең сум үзара салым акчасы җыйналган. Республикадан арттырып бирелгәннән соң ул җәмгысы 980 мең сум тәшкил иткән. Бу акчаларның кайда, нинди максатларда тотылганлыгы турында авыл башлыгы Дилбәр Әнвәрова бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, документлар белән җыелышка килүчеләр үзләре дә таныша алалар иде. Быел бу...
Яңа Әлем авыл җирлегендә узган ел халыктан 196 мең сум үзара салым акчасы җыйналган. Республикадан арттырып бирелгәннән соң ул җәмгысы 980 мең сум тәшкил иткән. Бу акчаларның кайда, нинди максатларда тотылганлыгы турында авыл башлыгы Дилбәр Әнвәрова бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, документлар белән җыелышка килүчеләр үзләре дә таныша алалар иде. Быел бу җирлектә һәр кешедән 500әр сум салым акчасы җыелачак.
Билгеле инде, бу сумманы күпсенүчеләр дә, студентлардан, пенсионерлардан җыймаска кирәк дигән фикер әйтүчеләр дә бар. Әмма үзара салым акчасының авылны төзекләндерү, урам юлларын, һәйкәлләрне, зиратларны, мәчетләрне карап-яңартып тору өчен максатчан тотылачагын һәм бу эшләрнең шушы җирлектә яшәүчеләрнең үзләре өчен кирәклеген аңлаган күпчелек халык аны яклап чыкты. Җирлек халкы катнашында уздырылган референдум белән тәгаенланган әлеге сумманы 20 мартка кадәр җыеп бетерү бурыч итеп куелды.
- Узган ел да түләргә теләмәүчеләр булды. Әмма меңгә якын кеше акча түләгәндә, ни өчен ике-өч кеше генә түләмичә калырга тиеш соң? Бөтенебез дә шушы урам юлыннан йөрибез, зиратта якыннарыбыз ята. Сугышта һәлак булган авылдашларыбызның, туган-тумачаларыбызның истәлегенә салынган һәйкәлләрне ник без карап-төзекләндереп тормаска тиеш әле? - ди җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова.
Җирлекнең хисап җыелышында авылның һәр урамыннан диярлек берәр кеше, торып басып, үз урамының юлларын ныгыту мәсьәләсен күтәрде. Аңлышыла да, бу җирлектә 9нчы ПМК оешмасы көче белән "Чиста су" программасы тормышка ашырыла. Яңа Әлем авылын су белән тәэмин итү эшләре әле төгәлләнеп бетмәгән. Районның торак-коммуналь хуҗалыгы белән килешү төзеп, һәрбер өйгә су кертү эшләре быелгы җәйдә дәвам итәчәк. Су торбалары сузу эшләре барганда урам юлларына килгән зыянны күреп хафага калганнар. Язгы-көзге пычракларда авыр техниканың авыл урамнарында йөрүенә борчылучыларны җитәкчеләр хуплап алды.
"Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хуҗин:
- Мәсьәлә дөрес күтәрелә, авыр техника белән идарә итүчеләр арасында бу таләпләрне үтәмәүчеләр бар, аларга карата авыл Советы депутатлары чыгарган карар нигезендә чара күрелсә, бик әйбәт булыр иде, - диде.
Киләчәктә Иске Әлем авылындагы су проблемасын да хәл итү юлы табылган.
Үзара салым акчасына урам юлларын формалаштырып (канау казу, чокырларны балчык белән күмеп тигезләү һәм ком салу), тигезләү-ныгыту планлаштырыла.
- Яңа Әлем чүплегенә Актаныштан китереп чүп түгәләр, - ди авыл халкы.
- Килешәм, бу безне дә борчый, ләкин әлегә кадәр туктата алганыбыз юк, үзебезнең авыл кешеләре дә чүплек кагыйдәләерен үтәп бетермиләр, ашлама итеп кулланасы тиресне дә чүплеккә чыгарып түгәләр, - ди авыл башлыгы да.
Үзләренең чүп-чарын күршегә илтеп түгүчеләргә, теләсә-кайда түгеп, чүплек мәйданын киңәйтүчеләргә карата, әлбәттә, чарасы табылмый калмас, тик намус дигәне алданрак уянса, яхшырак булыр иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
24 май 2022 - 14:52СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ-2022: Гимназияне тәмалаучылар яңа бинаның беренче чыгарылыш сыйныфы буларак тарихта кала Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның быелгы унберенчеләре исеме-җисеменә туры килгән соңгы кыңгырау бәйрәме бүләк итте.25500
-
24 май 2022 - 13:39Актанышның беренче мәктәбе укучылары Соңгы кыңгырау бәйрәмен үзәк стадионда уздырды Бүген районыбыз мәктәплрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Актанышның беренче санлы мәктәбенең соңгы кыңгырау бәйрәме икенче ел рәттән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда уза. Стадионның тамашачылар урынында энә төшәр урын да калмаган иде.48200
-
23 май 2022 - 17:41В Россельхозцентре Татарстана предупредили, чем грозит хлебная полосатая блошка посевам яровых культур Специалисты районных отделов татарстанского филиала «Россельхозцентра» выявили на посевах насекомых, которые вредят всходам злаковых культур. К концу второй декады мая в республике яровые культуры обследованы на площади 8,6 тыс. га. При этом хлебные полосатые блошки – вредители зерновых культур – обнаружены на 2,7 тыс. га, или почти на трети обследованных площадей.10100
-
23 май 2022 - 13:24Актанышның мәдәният паркындагы Габдулла Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган китап-постамент бар. Бирегә Актаныш районында туып-үсеп татар халкының иң олы бүләгенә лаек булган якташларыбызның фоторәсемнәре урнаштырылган, исемнәре уеп язылган.35900
-
23 май 2022 - 12:31Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республика фестивале уза Бүгенге әдәбият бәйрәменең программасы бик бай- әдәбият һәм сәнгать көне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестиваленең ачылу тантанасы белән башланып китте.26101
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА31900
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.47600
-
19 май 2022 - 19:04Актанышның икенче мәктәбе укучылары "ЭкоЯз" акциясендә катнашты Районыбызда "ЭкоЯз" акциясе дәвам итә.33700
-
19 май 2022 - 15:33ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж) В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.60100
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.58800
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
25 май 2022 - 09:28Районара дзюдо ярышында гимназия укучылары җиңү яулады20-22 май көннәрендә Чаллы шәһәрендә дзюдо буенча районара бәйге узды. Ярышта 13 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар катнашты.2000
-
25 май 2022 - 09:23"Актаныш таңнары" газетасы иртәгә, 26 майда туры эфирда отыш уздыра: бүләккә- 10 чеби1 апрельдән 25 майга кадәр "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында иртәгә, 26 май көнне отыш үткәрәбез.3100
-
25 май 2022 - 08:42Кадерле мөселман кардәшләребез, июнь аена намаз вакытын тәкъдим итәбез5 майдан август башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый.4000
-
25 май 2022 - 08:35Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов якташларыбызны Сабантуй бәйрәменә чакырды (+фоторепортаж)Актаныш якташлык җәмгыятьләре башкалабыз Казанда да, Чаллыда да уңышлы эшләп килә. 24 май көнне Чаллы шәһәренең Энергетик мәдәният сараенда районыбызда туып-үсеп халкыбызның танылган шәхесләренә әверелгән якташларыбыз бер сәхнәгә җыелды. Күренекле сәнгать әһелләре белән бергә Актанышның мәдәният коллективлары да очрашу-концертның яме-күрке булдылар.7400
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла90300
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.99100
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.93400
-
21 май 2022 - 16:50Актанышлылар Изге Болгар җыенында катнашты Бүген, 21 майда тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" мөселманнар корылтае узды. 21 майда узачак, анда районыбыздан 60тан артык райондашыбыз катнашты.51000
-
21 май 2022 - 15:07Авылдашлары танылган шәхес, язучы, галим Фарсель Зыятдиновны искә алды Бүген Усы авыл мәдәният йортында Качкын авылында туып-үскән күренекле шәхес, язучы, галим Фарсель Зыятдиновны искә алу узды.53100
-
20 май 2022 - 19:29Актанышта "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Ел дәвамында көтеп алган Сабан туе бәйрәмен авыл җирлекләрендә 11 июньдә уздыру планлаштырыла. Ә районкүләмендәгесе 12 июньгә билгеләнде.65200
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.47600
© 2011 - 2022. СМИ Актаныш. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта редакции: airs16@mail.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+