Актаныш

Металл конструкцияләр җитештерүче "Газстройсервис" оешмасы да “Актаныш” сәнәгать паркының резиденты (фотолар)

“Газстройсервис” оешмасының металл конструкцияләр җитештерү цехы бүген оешмалар һәм халык ихтыяҗларын үтәп, тулы куәткә эшли. Биредә металлдан ясалган механизмнарны буяу һәм киптерү буенча югары технологияле җиһазлар кулланыла.

       Яңартылган сәнәгать паркында "Газстройсервис" оешмасын да кертеп 11  резидент үз эшен алып бара, аларда  200 ләп эш урыны булдырылган.  

      Инвестицион-венчурный фонд белән берлектә паркны аккредитицияләү буенча “юл картасы” төзелде, идәрә итү оешмасын билгеләп, резидентлар өчен республика тарафыннан билгеләнгән ярдәмне алу буенча эш алып барыла.

      Район оешмаларына, төп капиталны үстерү максатыннан, агымдагы елның 8 аенда 2 млрд. сум  күләмдә инвестицияләр җәлеп ителде, ел ахырына әлеге сан 3 млрд. 900 млн. сумга җитәр дип фаразлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: