Актаныш

Район җитәкчеләре белән очрашуда 4 кварталда яңа йорт җаваплылары билгеләнде

Язның бер көне ел туйдыра дигән әйтемне, гадәттә, язгы кыр эшләренә бәйләп әйтәләр. Төзү-төзекләндерү өлкәсенә дә бу гыйбарә бик тә туры килә. Районыбыз җитәкчелеге халык сорауларын өйрәнүгә зур игътибар юнәлтә. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге юллар, урамнар, кварталларны карау, төзекләндерүгә бәйле.

                  Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин белән берлектә 4 кварталдагы йорт җаваплылары белән очрашты. Барлык проблемалар уртага салып өйрәнелде, чишү юллары барланды. Кайбер йортларга яңа җаваплылар билгеләнде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: