Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы

Ак Барс Банк Актаныш районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырды

Бүген хакимиятнең кече утырышлар залында Актаныш районы укытучыларына тантаналы шартларда 258 заманча ноутбук тапшырылды.

                 

Республика мәктәпләрендәге ноутбукларны яңарту Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс Банк тарафыннан тормышка ашырыла. Моңарчы күрелмәгән программа мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән. 

Тантанада районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов республикада информацион технологияләр үсешенә зур игътибар бирелүен һәм район укытучыларын ноутбук белән тәэмин итү мәгариф өлкәсенә лаеклы бүләк булуын әйтте. Район башлыгы педагогларга олы бүләк ясаган Ак Барс Банкның дәүләт секторы белән эшләү буенча директоры Эмиль Хәйретдиновка һәм Ак Барс Банк вәкиле Сергей Ермолаевка үзенең рәхмәт хатын тапшырды.

Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева да Ак Барс Банк җитәкчеләренә район укытучылары исеменнән хәйрия ярдәме өчен рәхмәт җиткерде.
 
Ак Барс Банкның дәүләт секторы белән эшләү буенча директоры Эмиль Хәйретдинов укытучыларга яшь буынны тәрбияләүдә заманча технологияләрне авырлыкларсыз куллануларын теләде. Киләчәктә дә Ак Барс Банк мондый хәйрия акцияләрен оештырып торачак.

Актаныштагы Ак Барс Банк өстәмә офисы җитәкчесе  Рубин Хәмидуллин электрон җиһазларның Ак Барс Банкның хезмәт хакы проектында катнашкан мәктәп педагогларына бүләк ителүен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев