Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы

АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте

"Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.

                Әлеге программа буенча интернет һәм төрле мәгълүмат системаларына куркынычсыз керү өчен "Санлы мәктәп" федераль стандарты кертелде.
                2022 елда да "Санлы мәгариф мохиты" федераль проекты нигезендә районның мәгариф оешмаларын заманча компьютерлар белән тәэмин ителә. Беренче бүләкләрне район укытучылары сөенеп каршылады. Мәктәпләргә  "АК Барс Банк" 182 ноутбук тапшырды. 

             Актанышның 1 санлы мәктәбе Чаллы шәһәренең "Кванториум" технопаркы белән берничә ел хезмәттәшлек итә. Быел сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат та "Кванториум" белән элемтә булдырды. Гимназия укучылары 30 апрельдә Чаллыга барып, "Кванториум" белән танышты. Технопаркта роботларның ничек эшләвен күрделәр, дроннар очыртып карадылар, җирне зондлаштыру һәм нейрон челтәрләр эшчәнлеге турында  белделәр.

             Актанышта да Квантороиум төзү алмаксат. Район җитәкчелеге һәм IT- белгечләр тарафыннан технопарк төзелешенең проекты әзерләнде. Кванториумны төзү өчен финанслау гына кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев