Авылда IT-технология: Табиблар Уразайдагы авыруны компьютер экраны аша дәвалый
Бүген 5 авылны берләштергән Уразай авыл җирлегендә апрель ае йомгакларына багышланган 25 форма-киңәшмә узды. Киңәшмә алдыннан Актаныш районыбызның авыл җирлеге башлыклары Уразай фельдшер-акушерлык пунктына килделәр, алар телекүпер аша табиб кабул итүен карады.
Район үзәк хастаханәсенең гомумгамәли табибы Кадрия Трегулова Уразай авылында яшәүче авыруга интернет челтәре аша кабул итү үткәрде.
Авыруга үзен ничек хис итүен, авыру билгеләрен сөйләвеннән чыгып диагноз куйды, дару препаратлары билгеләде. Фельдшер Равилә Фәйрушина табиб кушканнарны язып алды, аерым сорауларга ачыклык кертте.
Дүшәмбе көнне поликлиникага Казаннан тар белгечле табиблар киләчәк.
Авыруны күз табибына күрсәтү бурычы йөкләнде.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бу уңай тәҗрибәне тиз арада башка ФАПларда да кулланырга чакырды.
Хастаханәнең баш табибы Айдар Хәев райондагы 62 ФАПның оптик җепселле интернет элемтәсенә тоташтырылуын, быел Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 58 пунктка да яңа компьютерлар урнаштырылуын әйтте.
2022нче Цифрлаштыру елында IT-технологияләр иң ерак авылларда яшәүчеләрнең дә тормыш-көнкүрешен яхшыртырга тиеш.
Телемедицинаның авыл кешесе өчен уңай яклары бик күп: авыруга юлга чыгып хастаханәгә барасы юк, чират көтү кирәкми, фельдшерың белән бергә табиб кабул итүен узгач, күп нәрсә вакытында аңлашыла.
25 форма-киңәшмә кысаларында авыл җирлеге башлыкларына да ләрдән файдалануны тизләтергә кирәклеге әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев