Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы

Бүген мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарларын «Мобиль электрон мәгариф” платформасы материалларын кулланырга өйрәттеләр

Россия Федерациясе Социаль-икътисадый министрлыгы тарафыннан «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү» федераль проекты кысаларында 8-11 сыйныф укучыларын программалаштыруга өйрәтү зур колач белән бара.

                   Бүген  Актанышның икенче санлы мәктәбендә "Мобиль электрон мәгариф”  платформасы материалларын кулланучы 1-11 сыйныф укытучыларын Россиядә мәктәп һәм колледжлар өчен барлыкка китерелгән edukont.ru платформасына күчерү буенча  укыту  оештырылды.

             Мәктәп директорлары, аларның укыту буенча урынбасарларын, информатика укытучыларын, методик берләшмә җитәкчеләрен Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы каршында эшләүче педагогларның һөнәри компетенцияләрен бәяләү үзәге директоры Ләйсән Мингалиева бушлай укыту платформасы белән таныштырды. 

-    Татарстанда бу  платформаны куллануга ихтыяҗ зур. Тиздән барлык мөгаллимнәр дә биредә теркәлеп үз эшләрен уңышлы дәвам итәр,- диде Ләйсән Өмет кызы. 

                Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова "Мәктәп коллективларын, җитәкчелекне төрле проектлар белән таныштырабыз, ИТ-технология эшчәнлегенә тартып, бушлай контентлардан файдалана белергә өйрәтәбез",-ди. 


                2021-2022 нче уку елында район мәктәпләре Еdukont.ru “Цифрлы мәгариф контенты” ресурсына теркәлү узды. Былтыр  әлеге платформада 6 ресурс булса, быел платформаның мөмкинлеге тагы да киңәеп 14 ресурска җиткән. Ит- платформаларны укучылар һәм укытучылар төрле фәннәрдән имтиханга, олимпиадаларга, дәрескә өстәмә әзерләнү буенча куллана алалар. Мөгаллимнәр югары квалификацион категориягә аттестация узганда Ит-платформадан рецензия дә ала ала. 


                     Шулай ук бүген Актанышның икенче мәктәп базасында информатика укытучылары Мәскәү галиме Александр Кондаков уздырган беренче дәресләрдә катнашты. Александр Михайлович районыбыз педагогларына яхшы таныш. Ул берничә ел рәттән районыбызның мәгариф оешмалары җитәкчеләренә белем бирде. Шулай ук 6 санлы балалар бакчасы белән тыгыз хезмәттәшлектә булды. 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев