Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы

Мәктәп директорлары һәм информатика укытучылары сәләтле балалар өчен гимназиядә IT юнәлештә белемнәрен күтәрде

             2022 елда Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы IT тармактагы проблемаларны, мәсьәләләрне урап үтмичә чишүне сорый.

             Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева «Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» белән таныштырганда, район Советының чираттагы утырышында район мәктәпләрендә IT белгечләрнең һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы белгечләренең җитешмәвен, булганнарының да компетентлык дәрәҗәсенең түбән булуын билгеләп үтте. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бу өлкәдә республика, федераль дәрәҗәдә эшчәнлек алып бара. Хәтта гимназия директорының IT юнәлештәге урынбасары бар. 

         Мәктәп укучылары арасында узган "IT - чемпион" район конкурсына тәкъдим ителгән 17 эшнең 11-е гимназия укучыларына туры туры килә. Гимназия укучылары төрле сайтларда теркәлеп, үз эшләрен тәкъдим итәләр, акча эшләүчеләр дә бар инде. Ә районның башка мәктәпләрендә белем алучылар бу эшләрне сатып алалар. Чөнки укучылар бу юнәлештә ничек эшләргә икәнлеген белми, педагоглар тарафыннан да кызыксыну түбән. 

           Әлеге уңайдан район башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән бүген Актаныш гимназиясендә мәктәп директорлары, информатика укытучылары катнашында семинар-киңәшмә узды. Кунаклар өч төркемгә бүленеп укучыларның авторлык программалары белән танышты. Укучылар татар халкы, тарихы, әдәбият, Актаныш районының күренекле шәхесләре һәм башка тематикадагы проектларын тәкъдим итте.   

              Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директорының информатизация буенча урынбасары Фирзәр Әюпов гимназиядәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев