Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы

Районыбызның яшь инженер-механиклары авыл хуҗалыгы җиһазларын очсызга интернет кибетләрдән кайтарта

Авыл хуҗалыгы техникаларына кирәкле җиһазларны, запас частьларны Ozon яки Wildberries маркетплейсларыннан биш тапкырга очсызгарак кайтарткан инженерлар хуҗалык кассасындагы байтак сумманы экономияләгән. Бу хакта бүген журналистларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев хәбәр итте.

            Цифрлы технологияләр авыл хуҗалыгы тармагына ургылып килеп керде. Район хуҗалыкларында эшләүче белгечләр бу яңалыкларны тиз үзләштерә һәм куллана.

         Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев районга соңгы елларда чит ил техникаларының күпләп кайтартылуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта аларга запас частьлар өзеклек юк. Аеруча яшь белгечләрнең заманча технологияләр белән уңышлы эш итүе хуҗалыкка зур файда китерә. Запас частьлар, җиһазларны Ozon яки Wildberries интернет-кибетләреннән шактый юнь бәягә кайтартканнар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган  сөтчелек, ветеринария, агрномия буенча уку-өйрәтүләрнең дә күпчелеге цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүгә багышланган.

           Ә хуҗалыкларга Чаллы, Казан кебек шәһәрләрдән чит ил техникаларын саткан дилерлык компаниясе вәкилләре үзләре килеп сыйфатлы ремонт үткәрә. Калган техникаларны механизаторлар җылы, якты гаражларда төзекләндерә. Райондагы барлык хуҗалыкларда да остаханәләр газ, утын яки электр белән җылытыла.

       -  Урып-җыю тәмамлагач ук техникаларын турыдан- туры саклауга куюны традициягә керткән хуҗалыклар арта бара. "Чишмә", Нур Баян исемендәге, "Нур", "Таң" хуҗалыклары, "Әнәк" агрофирмасының бу уңайдан уңышлы эшли. "Саф", "Эконом", "Наратлы", СПСК "Агыйдел"дә эшләр авыррак бара, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев .

             Бүген киләсе ел уңышын кайгыртуда тагын бер мөһим мәсьәлә-  ашлама туплау.  "Актаныш", "Әнәк" агрофирмаларында, "Нур", "Чәчер" хуҗалыкларында ашлама кайтартылу буенча эш яхшы оештырылган. Бер гектар авыл хуҗалыгы җиренә 82 килограмм ашлама кертү белгечләр тарафыннан таләп итеп куела.  

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев