Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби мәйдан

Районыбызның өметле каләм остасы драма әсәрләре конкурсының йомгаклау тантанасында бүләкләнде

Меңнәр мәктәбен тәмамлап Чаллы педагогия көллиятенең I курсында укучы райондашыбыз Айзирә Кашапова үзен районыбызның өметле каләм остасы итеп күрсәтте.

Айзирә  Әтнә Татар Дәүләт драма театры үткәргән Гомәр Мәрдәнов исемендәге Балалар һәм яшүсмерләр арасында республика күләм драматургия конкурсында 3 урын алды, дип хәбәр итә безгә аның укытучысы, Меңнәр мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кашапова Лилия Рим кызы.

- Кашапова Айзирәнең пьесасын конкурска апрель аенда җибәргән идек. Ниһаять бәйгегә йомгак ясадылар, җиңүчеләр арасында укучыбызны күргәч, әлбәттә, сөендек. Айзирә истәлекле бүләкләргә, акчалата премия һәм дипломга лаек булды.

Яшь дустыбызга каләмен ташламыйча, тагы да камилләшеп, матур әсәрләр язар дигән ышанычта калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев