Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Ак калфак»лылар — милләтнең йөзек кашы!

“АК КАЛФАК”НЫҢ КҮЧМӘ УТЫРЫШЫННАН: ЙОЛАЛАР ОНЫТЫЛМАСА, ХАЛЫК ЯШӘР, МИЛЛӘТ БАЛКЫР!

Актанышның “Тылсым” балалар бакчасында сабыйлар күңеленә асыл сыйфатлар салалар, илсөярләрне тәрбиялиләр. Бүген моңа җирлегебездә узучы Бөтендөнья татар конгрессы алдында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында катнашучылар да инанды.

Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе, абруйлы якташыбыз Кәдрия Идрисова, урындагы “Ак калфак” бүлекчәсе рәисе, районның архив җитәкчесе Айгөл Галимҗанова һәм Сарман, Илеш, Тукай районыннан килгән ханымнар, туташлардан торган делегация “Тылсым”га юлландылар.


Аларны биредә чәк-чәкләр белән, изге гореф-гадәт белән тәрбиячеләр һәм балалар каршыладылар. Затлы кунакларны балалар бакчасы җитәкчесе Миләүшә Вахитова үзләренең эшчәнлеге белән таныштырудан башлап җибәрде:

– Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе тарафыннан районның һәрбер балалар бакчасына өстенлекле юнәлеш бирелде. Без 2022нче елдан – милли тәрбия бирүне ныгыту, аны җиренә-җиткерәп башкаруга йөз тотабыз. Без Актанышның милли тәрбия бирүче балалар бакчасы. Узган елны без районыбызның “Ак калфак” рәисен Айгөл Рәдисовнаны чакырып ачык чара күрсәттек. 
Быел 2023 ел – Татарстаныбызның Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов указы белән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Безнең бакчабызда бу җәһәттән бихисап төрле эшләр гамәлдә.


Милли тәрбия бирү сездә ничек тормышка ашырыла, сөйләп үтсәгез иде бу хакта.


– Балаларга, гомумән тәрбия бирү – милләтебезнең үзенә генә хас булган йолаларга, традицияләргә өйрәтүдән башлана. Бүген боз озату йоласын күрсәтергә булдык. Күптән түгел генә, нәүрүзне үткәреп җибәрдек, ала безне карга боткасы, сабантуйлар көтә, көзен сөмбелә бәйрәмен яратып оештырабыз. Балаларыбыз милли аң-фикерле, туган телебезгә тугрылыклы булып үссеннәр иде. 


“Тылсым” белән таныштыру аның талантлары белән дәвам итте. Тәрбиячеләр “Кырым татарлары” биюен зур осталык белән башкардылар, сокланып карадык. Милли-мәдәни тарихыбызны тасвирлаган почмакларны карау, мастер-класс белән үрелеп барды чара. Боз китү йоласы да бик күңелле, матур итеп әзерләнгән иде. Бала-чаганың йөзеннән шатлык хисләре бөркелеп тора, алар ихласлык белән биеделәр, җырладылар. Музыка буенча җитәкчеләре, остазлары Сирина Исламованың һәм коллективның эшен бары тик мактау сүзләре белән телгә алабыз.
Кәдрия Рәес кызы әлеге тәрбияви, милли асыллыгыбызны ачык күрсәткән, данлаган чарага, боз китү йоласын оештыру эшенә югары бәя бирде. Хәер, Кәдрия апаның 42 эш стажының бу өлкәдә үзенең 14 ел хезмәт стажы бар, ә җирлегебезнең РТС бистәсендәге “Каенкай” балалар бакчасындагы хезмәт юлы хакында сагыну, горурлану һәм бик җылы хатирәләр белән искә ала. 


– Тәрбиячеләр – балалар өчен иң идеаль кешеләр. Тәрбиячеләр – иң тәүге тәрбия, белем чаткыларын салучылар. Куздан ялкын кабызып җибәрүчеләр. Тәрбиячеләр, укытучылар, остазлар, пешекчеләр, тегүчеләр – изге һөнәр ияләре. Бу турыда Коръәндә дә бар хәтта ки. 

Ата-аналар хәзер икенче, дип еш ишетергә туры килә. Төрлесе бар, бүгенгесе көнне тәрбиячегә 90нчы еллар балалары үзләре әти-әни булып, нарасыйларын алып киләләр. Уртак тел табу, өйрәтеп җибәрү кирәк. Бакчаларда үткәрелгән чараларга да җанлылык өреп җибәрү әһәмиятен онытмыйк. Балалар бакчасы бөтен нигезле тәрбияне бирә, ди Кәдрия Идрисова.


Билгеле булганча, балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә сәнгать һәм әдәбият зур роль уйный. Баланың мәктәпкәчә яшьтәге вакыты – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Бу чорда халык авыз иҗаты нәниләрдә өлкәннәргә хөрмәт, тереклек ияләрен яклау, аларны саклау, табигатькә сак караш, үзара ярдәмләшү, рухи сафлык, хезмәт сөючәнлек хисләре тәрбияли. 
Сарман районының җирле “Ак калфак” бүлекчәсе рәисе Илмира ханым Сәлихова белән сөйләшәбез:

– Безнең искиткеч, үзебезчә – саф татарча итеп Актанышта каршыладылар. Киләчәгебез шушы балалар кулында икәнен яхшы аңлыйбыз. Бөтен дөньяны онытып, яшьлегебезгә кайтып йөрибез, сокланабыз. Балалар да татар мохитендә булуы өмет уята, телебез, татар мәдәнияте, димәк бетмәс! Үзебездә дә күптән түгел күчмә утырыш ясап “Сөлге туе” бәйрәме оештырдык, мәгариф учреңдениеләрендә бик күп чаралар үткәрәбез, район хакимияте  белән кулга-кул тотынышып эш алып барабыз. Быелгы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ачылышын ясап йөзек салыш уены уйнаттык, хәтта җитәкчеләр дә уйнады. Күпчелек татарлар яшәгәч, безнең Сарман якларында рус кызчыклары һәм малайлары да безнең конкурсларда, бәйгеләрдә, әдәби-мәдәни чараларга кушылалар, номинацияләрдә матур-матур җиңүләргә ирешәләр. 


Илеш районының карабаш авылындагы “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Земфира Шәемова белән аралаштык:


– Без милләтәшләребез янына бик куанып килдек. Без эшне 2019нчы елдан башлап җибәрдек. Әлбәттә, пандемия үз шартларын куйды, ләкин эшебезне туктатырга уйламадык та! Бәйрәмнәр оештырылган вакытта, үзәебезнең җирлегебездәге авылларга йөрибез, мәктәпләрдә, балалар-бакчаларында осталык дәресләре оештырабыз. Якын араларда “Орчык бәйрәме” оештырдык, балалар бәйләргә дә өйрәнеп киттеләр, йон эрләүләр вакытында күзләре янып, кызыксынып киттеләр.
“Әбием сандыгы” йоласын бәйрәмен дә булдырдык районыбызда. Балаларга үзебезнең гореф-гадәтләрне бирергә, өйрәнергә ризабыз. Милли кыйммәтләрне балалар өйрәнеп үссеннәр, үзләренә файдалы булыр, илсөярләр булып үссеннәр иде.


Милләтебезне саклап калып, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру – хәзерге буынның төп вазыйфасы. Күңелендә милли хисе булган бер кеше дә моңа битараф калмый торгандыр. Халкыбыз хәзинәләре – сабыйларга аң-белем һәм милли тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә. Бүгенге зур-зур чаралар циклы да моңа якты дәлил. 
Гүзәл затларыбыз- тормыш нигезе


Күчмә утырышның пленар өлеше Актанышның “Яшьлек” үзәгендә булды. Фойеда районның балалар бакчалары милли бизәнгечләрдән, калфаклар, түштиләрдән торган бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштык. Президиумда район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов та катнашты, үзенең фикерләрен җиткерде. Көн тәртибе буенча чыгышлар ясалды. 
Туган җиргә бөтен күңелен биреп эшләгән Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае методисты, нәфис сүз остасы, данлыклы алып баручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, матур юбилейларын каршылаучы Рәфидә Наҗарова Бөтендөнья татар конгрессының милләт алындагы олы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатын вә бүләкләре белән хөрмәткә лаек булды.


“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының районыбыз бүлекчәсе 8 ел чамасы эшен алып бара. Иҗтимагый оешманың бүлекчәсе «Милли тормыш һәм дин»; сәламәтлек саклау; мәдәният;  ветераннар комитеты;  мәгариф; мәктәпкәчә белем учрежденияләре белән эшләү комитеты; эшмәкәр хатын-кызлар комитеты; психологик ярдәм күрсәтү комитеты; яшьләр комитеты;  «Татар Гаиләсе»  комитеты; милли  кул эшләрен үстеру; мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү комитетларыннан гыйбарәт.


Әлеге вакытта 26 авыл җирлегендә “Ак калфак” оешмасының филиаллары бар. Утырышта «Ак калфак» хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының Актаныш муниципаль районы бүлекчәсе эшчәнлеге турында Айгөл Рәдисовна, Кәзкәй авыл җирлегендәге «Ак калфак» оешмасы эшчәнлеге хакында үзәк яңа буын китапханә директоры Гөлназ Әхмәдишина бәян иттеләр.
Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүдә төп баскыч булуын мәгариф идарәсеннән методист Лилия Хисмәтуллина сөйләде. Ахырдан сүзне Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Рәес кызы алды. 
Җанлы аралашу, фикер алышу, үзара тәҗрибә уртаклашулар –алдагы эшчәнлек өчен зур идеяләр, рух чыганагы бирде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев