Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Ак калфак»лылар — милләтнең йөзек кашы!

Казанда узган VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесендә райондашыбыз дипломант булды

Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе узды.

Әлеге зур чарада Пучы мәктәбе укучысы Ләйлә Нуриеваның катнашуы турында язган идек.  VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең беренче ике туры онлайн форматта узган.  

Ләйлә Нуриева 11 төбәктән булган 162 катнашучы арасыннан финал бәйгесенә сайлап алына. Финалга үткән 7 егет һәм 8 кыз белән берничә көн дәвамында Казанда да көчен сыный. Кичә, 26 март көнне бәйгенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Райондашыбыз дипломант исеменә лаек булды. 

Ләйләне уңышлары белән котлыйбыз, Бөтенроссия күләмендә оештырылган чарада катнашу зур тәҗрибә, онытылмас хатирәләр, өйрәнү, киләчәккә максатлар билгеләү ул.

Алга таба да милләтебезнең асыл кызы булып халкыбызга хезмәт итәр дигән теләктә калабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев