Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Ак калфак»лылар — милләтнең йөзек кашы!

Пучы кызы VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесендә район данын яклый

«Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесен «Бөтендөнья татар конгрессы», «Ак калфак» Региональ татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, TP Язучылар берлеге вәкилләреннән торган комитет оештыра. VII тапкыр оештырылучы бәйгедә районыбызның Пучы авылы кызы Ләйлә Нуриева да катнаша. Ләйләне әлеге бәйгегә авыл китапханәчесе Рулия Бәдертдинова әзерләгән.

"Ак калфак" укучы кызлар һәм егетләр бәйгесендә  9-11 класс укучылары һәм колледжларның 1-2 курс студентлары катнаша. Быелгы конкурска Россиянең 8 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 162 укучы сайлап алу турларын узган. Өч этаптан 8 егет һәм 8 кыз Казанда көч сынашу хокукына ия була. Әлеге егет һәм кызлар арасында райондашыбыз Ләйлә Нуриева да бар. 

Бүген кич белән җиңүчеләр билгеле булачак. Ләйләгә һәм аның остазына уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев