Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Ак калфак»лылар — милләтнең йөзек кашы!

Хатын-кызлар – җәмгыять көзгесе: Мөслимдә «Ак калфак»лылар утырышының икенче көне гөрләде

Без сезгә монда якташларыбыз да гаять актив катнашулары хакында хәбәр иткән идек инде.

Бүген милләтебезнең асыл затлары булган, Бөтендөнья татар конгрессы каршында бик уңышлы-казанышлы эшен алып барган «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышында катнашучылар Мөслим гимназиясендә оештырылган абруйлы педагоглар белән очраштылар, бергәләп киңәш кордылар. Туган якның чал тарихын өйрәнү музеенда, урындагы балалар сәнгать мәктәбендә булдылар, бөек җырчы Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узган пленар утырышта да булып әллә никадәр мәгълүмат тупладылар.

Шулай ук төрле кызыклы, бик күркәм күргәзмәләрне карап илһамландылар. Чаралар барышында үзара тәҗрибә уртаклашу оештырылды, халкыбызның әдәби-мәдәни зәвыгын күтәрү, балаларның милли аңлы булып үсүләренә этәргеч биргән темаларга сөйләштеләр. Күчмә утырыш бик матур һәм эшлекле узган. Бу турыда алдагы материалларыбызда да язачакбыз әле.

Җыенда катнашучылар иҗтимагый һәм һөнәри эшчәнлек буенча олуг тәҗрибә туплый. 

Без дә кичләчәктәдә милләтнең танылган хатын-кызларын, районыбызның төрле тармакларында уңышка ирешкән, үз һөнәрендә, гаиләсендә, җәмгыятьтә тоткан урыны белән билгеле хатын-кызларны барлау, олылау, халыкка таныту юнәлешендә изге эшләребезне дәвам итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев