Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Актаныш- саннарда

Район үзәк хастаханәсендә «Земский доктор» программасы буенча 13 табиб эшли

Актаныш үзәк хастаханәсенең төп потенциалы кеше потенциалы - кадрлар. Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 390 кеше эшли, шуларның 46 ы табиблар, 219 ы шәфкать туташлары.

        Актаныш үзәк хастаханәсенең табиблар белән тәэмин ителеше 90 процент, ә шәфкать туташлары белән 95 процентны тәшкил итте.
        Бүгенге көндә "Земский доктор" программасы буенча Актаныш районы үзәк хастаханәсендә 13 табиб эшли.
       2022 елда 6 табиб район үзәк хастаханәсенә эшкә кабул ителде. Офтальмологлар- Мохаммед Шәрифуллах һәм Петрова Татьяна Аркадьевна, акушер-гинеколог- Зәйнагутдинов Рамиль Фагилович, кардиолог- Анамова Динара Дильшатовна, анестезиолог-реаниматолог- Мортазина Эльвина Рөстәмовна, табиб - стоматолог- Маннапова Алия Фәритовна халыкка медицина хезмәте күрсәтә башладылар.
     Кадрлар мәсьәләсе район советы сессиясендә демография буенча программа кабул иткәндә каралды.
      Актаныш хастаханәсенә бүген оториноларинголог, уролог, невролог, хирург, психиатр кебек белгечләр  кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев