Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш таңнары"на- 90 ел

Фирдәвис Ханов: Юбилеегыз котлы булсын!

Хөрмәтле «Актаныш таңнары» газетасы хезмәткәрләре!

Районыбызның яратып укый торган, күп  кенә башка төбәкләрдә, ил буйлап тарала торган милли газетабызга 90-яшь тулу уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы Актаныш якташлык җәмгыяте исеменнән шушы зур юбилеегыз белән котлыймын!

               Шушы газета аша без, читтә яшәүче милләттәшләр, якташларыбызның нинди уйлар белән яшәүләрен, нинди планнар корып эшләүләрен hәм нинди уңышларга ирешкәннәрен укып беләбез, җиңүләренә шатланабыз! Халкыбызның үткән тарихи юлын яңартып, бүгенге тормыш турында, дөрес, кирәкле мәгълүмат биреп, киләчәккә өметләр таратучы, рухи дөньяга җылылык, яңа көч hәм этәргеч булып калуыгыз безнең барыбыз өчен дә бик әhәмиятле. Без әле үзебезне дә, читтә яшәүчеләр булсак та, шушы газета битләре аша аралаша, тормышыбыз, эштәге hәм гаиләләрдәге уңышлар, фикерләребез белән уртаклаша алабыз hәм сез безгә бу юлда гел ярдәмгә килеп безне шатландырасыз! Бер-беребезне тагын да якынайтып, безне үз итәсез, бер җирлектән дигән хис итүләребезне яңартасыз. Шулар өчен сезгә мең рәхмәт!

            Тормышыбыз төрле җирлекләрдә узса да, без, Түбән Камадагы актанышлылар, күңелебез hәм уй-фикерләребез белән гел бергә, аерылгысыз якташлар булып калабыз. Шулай хезмәттәшлегебезне тагын ныклы элемтәләр белән дәвам итик, ярдәмләшеп,  шатланышып,кулга-кул тотынышып яшәргә Аллаhыбыз насыйп итсен!

 

Реклама

Тагын бер кат юбилеегыз белән котлап, Ханов Фирдәвис,

Түбән  Кама муниципаль районы Актаныш якташлар

җәмгыяте җитәкчесе, Татарстан Республикасы hәм Россия Федерациясенең атказанган архитекторы. Түбән Кама шәhәренең мактаулы гражданы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев