Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш таңнары"на- 90 ел

Язилә Галләмова: «АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ» (газетабызның юбилеена)

«Актаныш таңнары», алланып, Һәр өйгә китерә яктылык. «Актаныш таңнары» һәркемнең Җанында уята яхшылык.

 

 «Актаныш таңнары» – елъязма,
 Язмышы, тарихы халыкның.
 Буыннан буынга күчереп,
 Аңлата чорларын Алыпның. 

 «Актаныш таңнары» – тәрбия,
 Исәпли буыннар алмашын.
 «Актаныш таңнары» салышкан
 Балкучы йолдызлар дан башын. 

 «Актаныш таңнары» хөрмәтли
 Тырышны, чырышны битендә.
 Һәркемне бертигез барлый ул,
 Калдырмый яшәеш читендә. 

 «Актаныш таңнары» бик үткен,
 Беркайчан булмый ул битараф.
 Әле ул тегендә күренсә,
 Уңында тотыла бу тараф. 

 «Актаныш таңнары» үз күрә,
 Үз итә күңелләр җырчысын.
 Игеннәр илендә буламы
 Зурламый үзенең кырчысын? 

 «Актаныш таңнары», олпат син,
 Ел саны өсти тик мәртәбә.
 Таңнар бит аттылар, аталар,
 Әлбәттә, атачак иртәгә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев