Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш таңнары"на- 90 ел

КОТЛАУЛАР КАБУЛ ИТӘБЕЗ: Г. Муллагалиева, Юбилеең белән котлыйм, “Актаныш таңнары”м!

Яраткан газетамның олуг юбилее уңаеннан.

Тәүге язмам чыкканга

Тулды 38 ел.

Газетада язышканга

Быел инде 16 ел.

 

Күпме язмыш, вакыйгалар

Язылды язмаларда.

Никадәр хис-кичерешләр

Сугарылды аларда.       

 

Яраткан газетам булып

Торасың син бүген дә.

Үз иткән язмаларың

Калыр күңел түремдә.

 

Юбилеең белән котлыйм,

“Актаныш таңнары”м!

Озын гомерле булып,

Мәңге “яши күр” балкып.

 

Тик яхшы хат-хәбәрләр

Урын алсын һәр санда.

Таңнардай якты булып

Яшә һәркем җанында.

 

Көтелгән кунак бул, син,

Районымда, һәр йортта.

Яхшы хәбәрләр тарат

Газиз туган халкыма.

Гөлназ Муллагалиева

Чәчер авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев