Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш таңнары"на- 90 ел

Мирһади Разов: Бәхетле без, монда тудык, Барыбыз-Актаныштан!

Яшибез, илһам алабыз Аклыктан, ап-ак кыштан Булмасын һич мактаныштан, Үзебез Актаныштан.

Уебыз да актан безнең,
Күренә кылган эштән
Шулай булмый мөмкин түгел,
Барыбыз-Актаныштан.

Моңнарыбыз да ак безнең
Күңелебездән очкан
Җырыбызның, хисебезнең
Чишмәсе Актаныштан.

Саф татарча сөйләшәбез,
Телебез былбыл коштан
Татар иле башлана ул,
Бары тик Актаныштан.

Ачык йөзле кешеләре,
Юк бездә юньсез, куштан
Бу уңган җан кайдан дисәң,
Була ул-Актаныштан.

Сөн буенда сандугачлар
Оя кора камыштан
Йөрәкләргә дәрман алдык,
Туган җир- Актаныштан.

Агыйделкәй дулкынлана,
Парлап йөзгән аккоштан
Бәхетле без, монда тудык,
Барыбыз-Актаныштан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев