Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Осталар җыелган җирдә: Актаныш сынчылары Үзәк чыршы мәйданын бизи

Актанышта мәдәният-сәнгатькә генә түгел, рәсем-сынчылыкка оста халык яши. Аларның иң-иңнәре бүген Үзәк чыршы мәйданын бизәп гүзәллек тудыра.

          Бу көннәрдә иртәнге сигезенче яртыда ук "Яшьлек" яшьләр үзәге каршында урнашкан Үзәк чырышы тирәсендә күңелле ыгы-зыгы башлана. Бер-бер артлы йөк машиналары, тракторлар бирегә боз шакмаклары алып килә. Осталар кышкы төзелеш материалын көтеп ала- йөкчеләр бушатуга, сап-салкын бозга җан өрә башлыйлар.

                Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Сәрвәров менә егерме елдан артык Үзәк чыршы мәйданының баш скульпторы булып тора.

Быел ул кулдашы Изил Фәрраев белән милли бизәкләп фотога төшү зонасы ясый. Боз кисәкләре аларның кулында бәллүргә әверелә. Шомартып, ялтыратып гади боз шакмакларыннан "Актаныш" композициясен төзеп куйдылар. Һәрбер хәрефне үзенчәлекле итеп, яратып ясаулары сизелеп тора.


- Айрат, быелгы фотозона башка елларныкыннан аерыламы?

 


- Әйе, без энергетиклар белән киңәшләштек, алар төрле төстәге утлар белән безнең үтә күренмәле язуны яктыртачак, яңа төрле "подсветка" дибез аны. 


- Актанышны Яңа елга бизәүдә 2003 елдан бирле катнашам дидегез. 20 ел эчендә инде шомарып беткәнсездер...


- Беренче сыным -  арыслан башы иде. Аны арыслан елына багышлап ясаганым истә. Шуннан соң боз белән дуслашып киттем. Бозны мин җанлы дип уйлыйм, карап торуга гына каткан су ул. Тиешле кораллар белән, җан җылыңны биреп ясагач уйлаган, күзаллаган сын килеп чыга. Һава торышы артык җылытып безнең композицияне эретмәсен иде инде. 

          Айрат Сәрвәровның Изил Фәррәев белән үзара дуслыгы шушы боз шәһәрчекләрен бергә төзүдән башланган.  

- Күренекле рәссамнардан үзем дә өйрәнәм, белгәнемне аларга әйтәм. Килешеп эшләгәч, фикерләшкәч бозга җан керә. Теләсә ничек чапкалап кына сынны ясап булмый, аны яратырга кирәк,- ди балта остасы Изил абый.

                Актанышның икенче санлы мәктәбенә килүчеләрне исә кардан өелгән Кыш бабай һәм урман җәнлекләре каршы ала. Ишек алдындагы бу сыннарга Актанышның тагын бер боз сынчысы Илшат Әмирханов җан өрә. 

           - Яңа ел бит ул бик матур бәйрәм. Мин ясаган фигураларга карап кешеләрнең кәефе күтәрелә икән, моннан да олы сөенеч булмаы?  Кичә Кыш бабайны ясап бетердем, бүген менә тиенне киендереп, буяп куйдым. Тагын берничә оешмага куяннар ясарга заявкам бар. Сыннар ясарга бәләкәйдән бик яратам. Тагын бер яраткан шөгылем- шахмат уены, райондагы ярышларга катнашам.  Әниләр-бәбиләр булганда ясыйбыз әле. Балалар сөенсен, шатлансын дип тырышам.

            Яңа елны каршыларга әзерләнгән райондашлар, кайткан кунакларда бәйрәм кәефе булдырырга, көндәлек мәшәкатьләрдән арындырып ял иттерергә теләп хезмәт куйган осталарга ничек рәхмәт әйтмисең. Әле бу мәйданда төрле оешма-предприятие төзүчеләре дә биек таулар, лабиринтлар төзи, чыршы, каен агачларына зур шарлар элү белән мәшгуль.

          Үзәк чыршының тавын "Актаныш юллары" төзүчеләре инде өлгертеп тә куйган. 4 метр 20 см биеклектә, 25 метр озынлыктагы тауның ике як стенасын боздан күтәргәннәр.

Хәзер кар белән су катнашмасын ледянка, чана шуу юлына түшиләр. 

            "Коммунсервис" МУП егетләре махсус кран белән килеп биек-биек агачларга төрле төстәге зур-зур шарлар элгәндә, "ПМК" төзүчеләре лабиринт төзи.

Төзүчеләр бозны Иске Иделдән алып кайта. "Лабиринт өчен 4 йөк машинасы боз кирәк", ди җитәкче Асыл Шәяхмәтов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев