Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Яңа ел якынлаша: Бүләгегез ришвәткә әйләнмәсен

Бүген район хакимиятендә ришвәткә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшенә район коррупциягә каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары — муниципаль район Башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелек итте.

Утырышта район прокуроры, район полиция бүлеге башлыгы һәм башка җаваплы иптәшләр катнашты. 

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча район хакимиятенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Руслан Усманов чыгыш ясады.

Руслан Мөбарәк улы районның массакүләм мәгълүмат чараларында гражданнарны коррупциягә каршы мәгърифәтләндерү, җәмгыятьтә коррупциягә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру буенча эш оештыру турында сөйләде. 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция күренешләрен профилактикалау буенча чаралар оештыру, шул исәптән югары технологияле җиһазларны рациональ куллану, түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев таныштырды. 

Һәр тармакта, шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә коррупциягә каршы эшчәнлек алып барыла. Шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу мәсьәләләрен көйләүче нормалар даими эшли. Бу хакта Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназа  Имамразыева чыгыш ясады. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева  коррупциягә каршы тору коралы буларак дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын камилләштерү юлларын тәкъдим итте. 

Тиздән, 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Әлеге уңайдан районыбызда күптөрле чаралар планлаштырыла.

Аларның кайберләре мәктәпләрдә, район үзәк китапханәсендә, мәдәният йортларында оештырылды инде. Көн тәртибенең бишенче өлешенә нәкъ тә шушы мәсьәлә куелган иде.  Докладчы, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Айдар Фәрдиев чаралар планы белән таныштырды.

Утырыш барышында район прокуроры Сергей Назаров чыгыш ясаучыларга юнәлешле сораулар биреп булган проблемаларны чишү юлларын күрсәтте. 

Утырыш эшенә җитәкчелек итүче район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев Татарстан Республикасы Прокуроры тарафыннан коррупциячел хокук бозулар, икътисади җинаятьләрне булдырмауга ныклы игътибар ителүен билгеләп узды. Бүгенге тормышыбыз һәркемнән намуслылык, гаделлек, тәртипле яшәү рәвеше таләп итә. Илшат Илфат улы утырышта катнашучы вазыйфаи затларга эш урыннарында коррупциячел мөнәсәбәтләр һәм шартлар булдырмаска кирәклеген аңлатты. 

Искәртеп узабыз-  кемгә дә булса бүләк бирәсегез килә икән, бигрәк тә вазыйфаи затларга, суммасына игътибар итегез. Бүләгегез 2999 сумнан артса, закон алдында сез- ришвәтче!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев