Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Коррупция – иң җитди проблемаларның берсе

Коррупция — хәзерге заман җәмгыятебезнең кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе.

Коррупция — хәзерге заман җәмгыятебезнең кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Аңа нинди дә булса кеше дучар булырга мөмкин: җитәкчеләр, судьялар, депутатлар, имтихан кабул итүчеләр һәм башкалар. Бу өлкәдә хокук бозучыларның барысын да бер стимул берләштерә — икътисадый табыш алу. Әмма шул ук вакытта алар фаш ителү һәм җәза алу куркынычы кичерә. Хәзерге җәмгыятьтә мошенниклык очраклары, ришвәт алу, янап куркыту, ришвәтләр белән ничек көрәшергә? Барыннан да элек, үзеңнән башларга һәм тирә-юньдәгеләрдән коррупция күренешләрен бетерүне таләп итәргә кирәк. Көрәшнең нәтиҗәлелеге хакимиятнең барлык тармакларының үзара хезмәттәшлегенә, аларның җәмгыятьне савыктыру процессы өчен җаваплылыгына бәйле.

Бүген коррупцияга каршы тору, профилактик чаралар — зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Районыбызда да бу золымга каршы төрле көрәш мәсьәләләренә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. Әлеге «чиргә» карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату, хокукый аңны үстерү максатында күп еллар дәвамында актив эшчәнлек бара. Белем бирү учреждениеләре һәм җәмәгать оешмалары белән берлектә коррупциягә каршы тәрбия чаралары максатында мәгълүмат сәгатьләре, хокукый ярдәм көннәре, профилактик әңгәмәләр, банклар белән очрашулар даими үткәрелеп тора. Әңгәмә барышында балалар бу төр хокук бозуның тарихы, бөтен илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган катлаулы күренеш икәне турында белделәр, коррупциянең сәбәпләре һәм формалары белән таныштылар.

Чаралар халык арасында, шул исәптән яшьләр арасында да хокук белеме үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә һәм коррупцион тәртипкә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыруга зур ярдәм булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев