Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Ришвәтчелек балаларыбызга белем һәм тәрбия бирүче изге урынга килеп кермәсен!

Мәгарифтә коррупциягә каршы эшчәнлек, шулай ук конфликтларны җайлау һәм булдырмауга кагылышлы мәсьәләләр һәрвакыт игътибар үзәгендә.

Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева белән әңгәмәбез нәкъ тә районыбыздагы уку-укыту системасында коррупциягә каршы эшчәнлек турында.

-  Актаныш муниципаль районында 24 гомуми белем бирү мәктәбе, 33 мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе, 1 мөмкинлекләре чикләнгән тәрбия учреждениесе һәм 1 технологик техникум бар. Гөлназа Дәүрановна, ришвәтчелеккә каршы көрәш мәгариф идарәсендә ни рәвешле оештырыла?

- Мәгарифтә коррупциягә каршы эшчәнлек, шулай ук конфликтларны җайлау һәм булдырмауга кагылышлы мәсьәләләр, агымдагы уку елында коррупциягә каршы гамәлләр һәм чаралар планы нигезендә, уку оешмалары җитәкчеләре советы белән башкарыла.
Әлеге мөһим план юнәлеше, районда антикоррупцион сәясәт системасы, программа нигезендә үткәреләчәк чаралар гомуми белем бирү гамәлләрендә чагылыш таба. 

-Коррупциягә бәйле рәвештә, халыкның административ учреждениеләр эшчәнлегенә ышанычын ныгыту, халыкларның хокукларын, кирәкмәгән негатив процесслардан, күренешләрдән законлы яклау буенча алып барылган эшчәнлек — бу админстрация эшчәнлегенә ышаныч ныгыту дигән сүз. Алга таба сез нинди бурычлар куеп эшлисез?

-Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны үтәү зарур:

- коррупциягә каршы эшчәнлектә җәмгыять бүлекчәләренең, комиссияләренең коррупциягә каршы бәхәсләрен, искәртүләрен тәрбия, белем бирү эшчәнлелегендә эффектлылыгын үстерү;

- вәкәләтле затларның халыкка компетентлы итеп аңлату эшләре алып бару;

- барлык белем бирү процессында катнашучыларың коррупциягә каршы аңын формалаштыру;

-мәгариф оешмаларында коррупциягә каршы эшчәнлек, шулай ук конфликтларны җайлау һәм булдырмауга кагылышлы мәсьәләләрне аңлату эшләрен алып бару;

-коррупциягә карата хокук бозуларда җаваплылык тотуның мөһим шарт икәнен искәртү;

-мәгариф учреждениеләрендә взятка алу яки бирү гамәлләрен булдырмауны тәэмин итү;

- белем бирү оешмалары эшчәнлеге турындагы мәгьлүматны халык хокуклары тәэминенә ирештерү.

 

- Коррупциягә каршы эшчәнлектә мөһим юнәлешләрне дә әйтеп үтсәгез иде.

- Безнең өчен белем бирү учрежениеләре турындагы мәгьлүматның халыкка ачык булуы; педагоглар, ата-аналар, укучылар белән эш алып бару; белем бирү оешмаларында коррупцияне искәртү максатыннан белем бирүдә, дәреслекләрдә һәм финанс-контроль юнәлешен ныклы контрольдә тоту мөһим юнәлешләр булып тора.

- Кызыксынучылар сезнең коррупциягә каршы алып барылган эшчәнлек турында кайда таныша ала? 

-Белем бирү оешмаларының сайтларында мөһим яңалыклар яктыртып барыла. Бу электрон сайтларда 9-11 нче сыйныф укучыларының Төп Дәүләт имтиханы һәм Бердәм Дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, аларның мониторинг нәтиҗәләре, 10 нчы сыйныфка кабул итү кагыйдәләре, халык алдындагы исәп-хисап нәтиҗәләре, коррупциягә каршы барлык мәгълүматлар куела. Белем бирү оешмасының коррупциягә каршы эшчәнлеге, норматив документлары, белем юнәлешендәге еллык отчеты- болар белән дә биредә таныша аласыз.

-Кызыксынуларда каршылык килеп чыкмасын өчен уку елы дәвамында нинди эшләр башкарыла?

-Ел дәвамында педагоглар арасында коррупциягә каршы этика турында әңгәмәләр алып барыла. Бу мәсьәләләр педагогик киңәшмәләрдә, ата-аналар җыелышларында яктыртыла. Һәр уку елында коррупциягә каршы эшчәнлектә директорлар, балалар бакчалары җитәкчеләре арасында җаваплы кешеләр билгеләнә. Алар һәрберсе норматив документлар белән таныш. Биналарга коррупциягә кагылышлы искәрмә стендлар эленгән. Мәктәп, балалар бакчалары администрациясенең документларны алу, саклау, тутыруы контрольгә алынды. Мәгариф оешмалары дирекциясе белән бергәлектә хисапчы һәм хуҗалык мөдире катнашында төзекләндерү эшләренә хисап алып барыла. 

-Ел дәвамында мәгариф оешмалары Халыкара коррупция көне уңаеннан чараларда да актив катнаша бит. Болар хакында да әйтеп үтсәгез иде.

-Мәктәпләрдә «Мөһим әйберләр турында сөйләшү» дәресләрендә, җәмгыять белеме дәресләрендә коррупциягә каршы темаларга сөйләшәләр. Мәктәп китапханәләрендә «Синең тормышта — хокук», «Кеше хокуклары» дигән тематикага китап күргәзмәләре үткәрелә. Техникумда түгәрәк өстәл, «Коррупциягә — юк!» һәм башка темаларга дебатлар, сөйләшүләр уза.

Укучылар коррупциягә каршы муниципаль һәм республикакүләм бәйгеләрдә актив катнашалар. 25 августтан 20 сентябрьгә кадәр мәктәпара, районара коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади бәйге уздырылды. 18 октябрьдә район этабы җиңүчеләренең эшләре республика бәйгесенә җибәрелде. 

-Мәгариф идарәсе каршында конфликтларны булдырмау комиссиясе дә эшли дип беләбез.

-2021 елның 22 октябрендә чыгарылган 405 санлы приказ нигезендә район мәгариф идарәсе каршында конфликтларны булдырмау өчен 8 кешедән торган комиссия булдырылды. Шушы нигездә мәктәп җитәкчеләреннән кергән 10 гариза каралды. 2023 нче елда каршылыкларны искәртү буенча гаризалар теркәлмәде.

-Мәгълүматларыгыз өчен рәхмәт. Ришвәтчелек балаларыбызга белем һәм тәрбия бирүче изге урынга килеп кермәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев