Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупция- иң тискәре социаль күренеш

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупция- иң тискәре социаль күренеш. Халык сәламәтлеген кайгырту системасында коррупция күренешләрен профилактикалау буенча нинди чаралар оештырыла, шул исәптән югары технологияле җиһазлар рациональ кулланыламы, бу хакта Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев белән әңгәмә кордык.

Актаныш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев хастаханәдә ришвәтчелекне булдырмау максатыннан Россия Федерациясенең 273 нче федераль законының 13 маддәсе нигезендә чаралар планы төзелүен, һәм аның нигезендә эш алып барылуы хакында таныштырды. 

2015 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында "2015- 2020 елларга коррупциягә каршы көрәш программасы" булдырылган. 2021 елда ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы нигезендә ул 2025 елга кадәр озайтыла.  Программа сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупцияне юкка чыгару, аны иртә вакытта ачыклау, коррупциягә комаучаулаучы шартлар тудыруны күздә тота. 

Әлеге программага нигезләнеп район үзәк хастаханәсендә мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу буенча комиссия төзелгән. Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе нигезләмә буенча үзенең эшчәнлеген алып бара. Шулай ук хезмәткәрләрнең этика һәм хезмәт бурычлары кодексы, мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу буенча комиссия дә эшли. 

Хезмәткәрләрнең хезмәт килешүләре, коррупция характерындагы мөрәҗәгатьләр һәм кисәтүләрне яза торган журнал булдырылган. Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге закон актларын үтәвенә, коррупцион характердагы хокук бозулар күзәтелгәндә хезмәткәрләргә карата җаваплылык йөкләүгә аерым игътибар бирелә.  

Хастаханәдә хезмәткәрләрнең профессиональ үсешенә ирешү, коррупцияне оештыруга каршы тору, шулай ук медицина хезмәтләренең сыйфат дәрәҗәсен арттыру, дәүләт сатып алулары процедуралары һәм механизмнары шартларын камилләштерүдә даими эш алып барыла. 

Поликлиникада коррупция очраклары турындагы хәбәрләрне кабул итү өчен 3-09-38, 3-42-02 ышаныч телефоннары эшли. Хастаханәдә коррупциягә каршы эшчәнлекне яктыртучы стендлар бар, аларда пациентлар өчен ышаныч телефоны номеры, хастаханәдә күрсәтелә торган түләүсез медицина ярдәме төрләре, мәҗбүри иминият компаниясе тәкъдим иткән хокуклары турында мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук түләүле медицина хезмәтләре хакында да биредә танышырга була. 

Халыкның максималь мәгълүматлылыгына ирешү өчен медицина ярдәмен күрсәтү тәртибе функциональ сайтта да бар.

Биредә "Ышаныч телефоны" номеры, табибларның квалификацияләре белән бергә кабул итү графиклары күрсәтелгән. Мөһим медикаментлар исемлеге, профилактик юнәлештәге мәгълүматлар һәркемгә аңлаешлы телдә язылган. Үзәк хастаханәдә шикаятьләрне карау буенча аерым комиссия эшли. 

Товарлар китерү буенча, башка төр хезмәт күрсәтүгә кагылышлы заказлар алганда үтәкүренмәлелек һәм ачыклыкны тәэмин итү өчен "Сатып алулар һәм товарлар системасында контракт турындагы" 44 нче Федераль закон нигезенә таянып эш оештырыла. Конкурсларның барлык мәгълүматлары интернеттагы рәсми сайтка урнаштырыла. Товарлар һәм хезмәт күрсәтү белән  тәэмин итүчеләрнең килешүләре дә үтәкүренмәлелеккә нигезләнә, коррупциягә каршы көрәш комиссиясе аша тикшерелә.

Коррупция күренешләрен профилактикалау максатыннан үзәк хастаханә баш табибы һәм аның урынбасары шәхси мәсьәләләр буенча да кабул итүләр үткәрәләр. Мөрәҗәгатьләр, нигездә, медицина ярдәме күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы. Хәзерге вакытка хастаханәдә коррупция фактлары ачыкланмаган. 

Сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре арасында системалы рәвештә коррупциягә каршы көрәш буенча аңлату алып барыла. Профилактика эшләренең төп максаты- медицина ярдәме күрсәткән өчен акча һәм башка матди бүләкләр алу фактларына юл куймау. 

Медицина хезмәткәренә белемен һәм мөмкинлекләрен кешегә зыян сала торган максатларда, пациентны җәзалау максатында, шулай ук өченче затларның мәнфәгатьләре йогынтысында куллану тыела. Шулай ук пациентка үзенең фәлсәфи, дини һәм сәяси карашларын көчләп тагарга хокукы юк. Аңлы рәвештә яки ваемсызлык аркасында яисә зыян китерүче өченче затларның гамәлләренә битараф булып пациентка физик, әхлакый, матди зыян салу ул җинаятькә тиң.

Медицина хезмәткәре пациентка дәвалау курсын билгеләгәндә кулланылучы дарулар, медицина эшләнмәләре турында дөрес булмаган мәгълүмат, тулы булмаган, бозып күрсәтелгән мәгълүмат бирергә, шул исәптән пациенттан дару препаратлары, түбән бәяле медицина эшләнмәләре булуы турында мәгълүматны яшерергә тиеш түгел.

Медицина хезмәткәренең үзенең дәрәҗәсеннән, пациентның эмоциональ халәтеннән файдаланып, аның белән милек килешүләре төзергә, шәхси максатларда аның хезмәтеннән файдаланырга, шулай ук акча талау һәм ришвәт алу белән шөгыльләнергә хокукы юк. Пациентлардан бүләкләр алу шулай ук тыела. Чөнки башка пациентларда  аларга бүләкләр бирмәгән өчен азрак кайгырту күрсәтелә дигән тәэсир туарга мөмкин.

Медицина хезмәткәре дару препаратларын җитештерүче һәм таратучы фирмалардан бүләкләр бәрабәренә авыруга алар тәкъдим иткән даруларны билгеләү закон буенча тыела. 

Коррупциягә каршы программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 2023 ел ахырына түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү көтелә:

-пациентларның хокукларын белү һәм саклау дәрәҗәсен күтәрү;

- Актаныш район үзәк хастаханәсендә гражданнар һәм оешмалар өчен ачыклык һәм уңайлылык; 

-Актаныш үзәк район хастаханәсенә карата гражданнарның ышанычын арттыру;

- дәвалау сыйфатын күтәрү;

- дәүләт сатып алулары турындагы законнарны төгәл үтәүне тәэмин итү;

- медицина ярдәменең һәркемгә тигез дәрәҗәдә күрсәтелүен тәэмин итү.


2023 елның 9 аенда югары технологияле җиһазларны куллану нәтиҗәләренә күз салсак, тикшерүләр саны бермә-бер артуын күрәбез. Кыйммәтле медицина җиһазы маммограф аша 2318, рентген компьютер томографыннан 1933, флюорография аппараты аша 11 660,  рентгенограф аша 11 158, ультратавыш тикшерүе (УЗИ) аша 25 550 тикшерү үткәрелгән. Бу заманча җиһазлар аша тикшерелү түләүсез, бушлай башкарылган. 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев