Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов районыбызның гүзәл затларын язның беренче бәйрәме белән котлады

Кадерле гүзәл затларыбыз! Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.


Бар җиһанда әлеге бәйрәм гүзәллек, мәхәббәт һәм яз җитүен гәүдәләндерә. Хатын-кыз — ул үзе тулы бер дөнья, сөю-наз да, гүзәллек һәм нечкә хисләр дә, иң кадерле, иң якын кешеләрен туктаусыз кайгырту да, ананың йөрәк парәсенә булган чиксез мәхәббәте дә — барысына да урын җитә анда.
 

Сез, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бу дөньяны ямьлерәк, шәфкатьлерәк, җылырак итәр өчен яратылгансыз, сез хуҗалык эшләрен, йорт мәшәкатьләрен, һөнәри эшчәнлегегезне бергә бәйләп сокланырлык итеп алып бара беләсез. Без сезгә социаль-сәяси өлкәдә актив катнашуыгыз, җәмгыять каршында торган актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен рәхмәтле.

Кадерле гүзәл затларыбыз, һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын тоеп, бәхетле яшәгез. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим.

Ихтирам белән Актаныш муниципаль район Башлыгы Л. Р. Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев