Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Актанышта Бөек Җиңү көнен якынайткан сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда сугыш чоры балаларына рәхмәт хисләре белән сугарылган Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлау бәйрәме узды.

Мәдәният сараена килеп керүгә өлкәннәребезне «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре каршылады.

Абыйлар, апаларның күкрәкләренә Георгий тасмасы тагып аларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт беркайчан онытылырлык түгел. Бу хакта күпме әсәрләр язылды, кинофильмнар төшерелде, рәсемнәр ясалды. Район үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

Бүген Актаныш районында сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләрне кичергән  4 Бөек Ватан сугышы ветераны, 31 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, 175 тыл ветераны, 1428 сугыш чоры баласы яши.

Бүген сугыш чоры балалары өчен Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда зур концерт-котлау бәйрәме узды. Районыбыз артистлары үзләренең җырлары, сәнгатьле шигырьләре белән сугыш чоры балаларының Бөек Җиңү көнен якынайтуга, җимереклекләрне торгызуга үзеннән өлеш кертүләре, бүгенге тыныч тормышны булдырудагы авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов район башлыгы Ленар Зарипов, район Советы, шулай ук үз исеменнән сугыш чоры балаларына иң изге теләкләрен юллады:

- Сезне Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрик итәм. Бу Җиңү безнең өчен җиңел генә килмәде. Актаныш районыннан бөек Ватан сугышында 22 меңнән артык солдат катнаша, шуларның 9 меңнән артыгы яу кырында ятып кала. Бу безнең өчен зур югалту. Алай гына да түгел, тылдагы апалар, картлар, балалар сугыш чорында барлык мөмкинлекләрне кулланып Җиңү өчен тырыштылар, авызларыннан өзеп фронтка азык-төлек җибәреп тордылар. Бу сугышны бердәмлек, күп көч белән, бөтен халык белән  җиңә алдык. Бу бөек тарих турында балаларыбыз белергә тиеш. Хәзер дә махсус хәрби операциядәге егетләребез неонацизм белән көрәшә. Аларга бөтен халык белән ярдәм итәбез.  Бердәм булганда бу операцияләр дә тәмамланыр. Җиңү бәйрәме белән Сезне, илләребез тыныч , күкләребез аяз булсын!- диде Рөстәм Алмаз улы. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев