Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Актанышта утын сарае, Салмачыда йорт янды- Кышкы хәвефтән сак булыгыз!

Иртәнге сәгатьләрдә үк социаль челтәрләрдә Казан янындагы Салмачы авылында ике катлы йорт яну турындагы хәбәр таралды. МЧС хезмәткәрләре төтен-ут арасыннан хатын-кызны коткарганнар, зыян күрүче хәзер табиблар күзәтүендә.

          Актаныш авылында да Муса Җәлил урамында яшәүче гражданның ихатасында янгын чыга, ялкын телләре утын сараен камап ала. Районыбызның янгын сүндерүчеләре тиз арада фаҗигане авызлыклады.

Белгечләр әйтүенә караганда, пожар утын сараена янәшәдәге мичтән  күчкән.

     

   Кышкы чорда янгыннар аеруча аяусыз. Мондый күңелсез вакыйгалар килеп чыкмасын өчен бары тик төзек электр приборларыннан гына файдаланырга кирәк. Өйдән чыгып киткәндә, барлык электр җиһазларын, шул исәптән телевизор, радиоалгыч, музыкаль үзәк һәм башкаларны, суыткычтан кала, розеткадан аерырга кирәк. Газ плитәсе өстендә кием киптерергә ярамый. Моннан тыш, газ баллоннарын биналарга алып керү рөхсәт ителми. Җылы бинада баллонның эче киңәя, ә бу куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Фатирларда күпчелек янгыннар сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыга. Балаларның шырпы белән уйнавы да янгын сәбәпләренең берсе булып тора. Көннәр суытты. Җылыткыч һәм башка электр җиһазлары белән эш иткәндә, сак булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев