Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Актив тормышта яшиләр: Ветераннарга Агыйдел кичүендә ифрат күңелле(+фоторепортаж)

Безнең район ветераннары яшьләрдән бер дә калышмыйча, рәхәтләнеп төрле түгәрәкләргә йөри, спорт белән шөгыльләнә, өйләрендә генә бикләнеп ятмыйлар, киресенчә, бер-берсе белән аралашып, актив тормышта яшиләр.

Бүген мөхтәрәм ветераннарыбыз үзләренең Азнакайдагы дус-ишләрен, шулай ук Башкортстан якларының Туймазы төбәгеннән килгән иптәшләрен зурлап каршы алулары хакында хәбәр иткән идек инде. Актанышның тарихи һәм истәлекле урыннарына ихлас сокланып, аларның матурлыгына хозурланып йөргән ветераннарның чираттагы тукталышы — Агыйдел кичүе булды. Биредә кунакларны районыбызның ветераннар оешмасының «Мирас» ансамбле үзенең матур җыр-моңнары белән кайнар сәламләде һәм тагы да күңелле сәяхәткә дәште. 


Бу арада без ерак араларны якын итеп, җәйнең кызу көннәренә, челлә вакыты булуына карамастан килгән хөрмәтле апа-абыйлар белән сөйләшеп алырга, фикерләрен белешергә булдык.


1300 мәгариф ветеранын берләштергән Азнакай мәгариф идарәсенең ветераннар Советы рәисе Наилә Шәяхмәтова белән әңгәмәләшәбез:

— Без бүген табигатьнең иң матур чорында — иң матур җирдәбез. Безгә бик ошый сездә, табигатегез һәм экологиягез искиткеч, бер нәрсә белән дә бозылмаган. Менә «Агыйел» ансамблендә дә кунак булдык, аларны күптәннән күрәселәр килә иде, аларга да чын күңелдән сокланабыз. Үземнең күптән хыялым — Агыйдел кичүендә йөреп кайту. Ниятем чынга аша. Безнең актанышлылар белән дуслык — күркәм традиция! Үзегезне дә Азанакайга чакырабыз. 


Наилә апа, менә бу калфагыгыз бик килешле, бигрәк күркәм итеп чигелгән алъяпкычыгыз турында да бер-ике сүз әйтсәгез иде.

— Безнең авылларда, ветераннарыбыз изгеләрдән-изге йолаларны саклап яшиләр. Кичләрен менә чигү дә чигәләр, барсын да булдыра алар! Авылларыбызда бик күп түгәрәкләр эшли, аларда ветераннарыбыз рәхәтләнеп шөгыльләнә. Безнең районда барлыгы 92 ветераннар оешмасы бүлекчәсе бар. Алар үз эченә бихисап гармунчылар, биючеләр һәм әлбәттә, җырчылар ансамбльләрен ала. Бездә дә нәкъ Актанышта шикелле җырга-моңга, нәфис сәнгатькә омтылучан халык гомер итә.


Адунис Мусагит улы һәм Рәвия Зөлкәрам кызы күптәнге танышларым, Туймазы якларындагы иҗтимагый һәм мәдәни чараларда крешкән чаклар бар иде. Бу тату, матур һәм үрнәк пар — аккошлар шикелле. Бик булдыклы кешеләр, мәртәбәле затлар. Туймазының Туктагол авылында яшиләр, активистлар, умарталар да асрыйлар җитмәсә! 

— Озак кына еллар Туймазы шәһәренең һәм районының ветераннар Советын җитәкләдем. Актаныш һәм Азнакай районнары ветераннары белән эш дәверендә ныклы элемтәдә эшләдек. Сездә булган уңай хәлләрне күреп, сөенеп, аларны үзебездә дә кертеп җибәрү ягын күрдек. Актанышта бар да олы яшьтәге кешеләрнең булган мәсьәләләрен уңай хәл кылуга, күңелләрен күтәрүгә, сәяхәтләр уздыруга эшләнелә. Бүген дә без биредә булуыбызга куанабыз. Бу бик күркәм күренеш: олы яшьтәгеләргә бер-берсе белән күрешүләр, аралашулар — үзе бер бәхет. Сау-сәламәт булсак кына йөри алабыз мондый урыннарга. Мин үземнең җәмәгатем белән килдем. Ул да үзен Туймазы районында бик актив шәхес булып таныткан кеше. Ул Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» хатын-кызлары оешмасының район бүлеге рәисе. Ул бик күп кенә эшләр алып бара. Рәхмәтлебез актанышлыларга, безне шушы зур, мөһим чарага чакырганнары өчен!!! Актаныш районының ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Гаянович, Азнакайның ветераннар Советы рәисе Миргасыйм Ильяс улы Кәримов — ихластан мактауга лаеклылар!!! Аларга саулык, алга да зур уңышлар насыйп булуын телисебез килә.
Шушындый зур-зур делегацияләрне кабул итү бик күңелле дә, үзе бер җаваплылык та. Бездә дә күрсәтер урыннар шактый күп. Безнең Төмәнәк авылында мәсәлән, эшкуар Фәнир Гыйльметдин улы Галимов оештырган, ясаган «Бабай утары» дигән тарихи этноавыл бар. Ул музей комплексы. Ул безнең «Ростуризм» маршрутына кертелгән, хәзер бик күп туристлар килә. Сезләрне дә чакырып калабыз. Аннан искиткеч рухи байлык алып кайтып китәчәксез, — ди Адунис абый.

Рәвия апа тормыш иптәшенең сүзләрен куәтләп һәм дәвам итеп:

— Якын дусларыбыз белән очрашуга шатланып килдек. Татарстан Республикасының яшәеше, халыкларыбызның бердәмлеге, бер-берсенә карата булган мөнәсабәте, шундый матур чаралар һәм бәйрәмнәр оештырып торуы — бик күңелле күренеш! Без биредә кунак булырга яратабыз. 


Лаеклы ялдагы абый-апалар биредә дә күңел ачып, тормыш борчу-шатлыклары турында сөйләште, рәхәтләнеп аралашты. Очрашу гармун моңнары һәм бергәләп яраткан җырларны башкарулар белән дә ямьле булды. Картаямы ни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев