Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Бәйрәм белән: Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз тудыра!

Кадерле гүзәл затларыбыз! Язның тәүге бəйрəме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас телəклəребезне кабул итегез!

Безнең яшәешебезне, тормышыбызны хатын-кыздан башка күз алдына да китереп булмый. Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз тудыра. Хәзерге заманда хатын-кызларыбыз барлык һөнәрләрне үз итеп өлгергән оста белгечләр дә, гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да.
 

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сез – шəфкатьлелек, тугрылык, рухи һəм əхлакый чисталыкның, җир йөзендə булган барлык яхшылыкның җанлы гəүдəлəнеше.
8 март бəйрəме чəчəклəр һəм шат елмаюлар, сезгə багышланган соклану хислəре белəн бизəлгəн. Саф күңелегез, мəхəббəтегез, тормышыбызны нурлырак итəргə тырышуыгыз өчен рəхмəт сезгə.


Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, коллегаларыбыз!

Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел күтəренкелеге, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар телибез!
 

Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев