Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Бүген Актанышта сигез мәйданда Җиңү диктанты яздылар (репортаж)

26 апрельдә Россиядә һәм чит илләрдә алтынчы тапкыр «Җиңү диктанты» традицион акциясе узды. Әлеге мөһим чарада Актаныш районы вәкилләре дә бик теләп кушылды. Районыбызның сигез мәйданчыгында- 7 гомуми белем бирү мәктәбендә һәм технология техникумында «Җиңү диктанты» тестларын эшләделәр. Иҗат төркемебез Актанышның икенче санлы мәктәбендәге «Җиңү диктанты»нда катнашты.

Актанышның икенче санлы мәктәбендә оештырылган «Җиңү диктанты»н  укучылар белән бергә районыбыз җитәкчеләре дә язды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова «Җиңү диктанты»на старт бирер алдыннан әлеге акциянең илебез халкы өчен бик тә мөһим һәм тәрбияви әһәмияткә ия булуын ассызыклады. 

-Якынлашып килүче Җиңү бәйрәме алдыннан әлеге диктанта үзебезнең геройларыбызны, тарихыбызны, әби-бабайларыбызының үткән данлы юлын онытмас өчен әлеге акциягә җыелабыз. Бүген дә илебезгә карата башка дәүләтләр тарафыннан көнләшү белән бәйле таркату эше алып барыла. Ләкин илебез көчле, Җиңү безнең якта булачак. 200 гә якын райондашыбыз бүген махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның исән-имин булуын телибез. Ә һәлак булганнарның исемен онытмык. Патриотлык дигәндә без күз алдына, туган йортыңны, гаиләңне, авылыңны, республикаңны, илеңне яратуны, укытучыларны, дусларыңны хөрмәт итү, зурларга, кечкенәләргә булышуны тотабыз. Сез дә әлеге сыйфатларны үзегездә тәрбияләп илебезнең лаеклы гражданнары булып үсегез, -дип Дилбәр Миркасыйм кызы мәҗлесләр залында утырган югары сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итте. 

Мәктәпнең  тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Инсаф Әмирханов «Җиңү диктанты»н эшләү тәртибе белән таныштырды. Исеме диктант дип аталса да, бирем нигездә тестлардан тора.

Сораулар Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган.

Быел тесттагы сораулар Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына, язучы-фронтовикларның юбилейларына, шулай ук башка юбилей даталарына багышланган. Россия буенча берничә сорауга һәр регион үзенең геройлары, батырлары турында да биремнәр өсти. Мәсәлән, бүгенге «Җиңү диктанты»нда герой шагыйрь Фатих Кәрим турында да сорау бар иде. 

Актанышның икенче санлы мәктәбендә 50 кеше «Җиңү диктанты»н эшләде. Аларга 45 минут эчендә 25 биремне үтәп чыгарга туры килде. Акциядә катнашучы унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары, төрле яшьтәге һөнәр ияләренең эшләре бергә туплап Казанга тикшерүгә җибәреләчәк. Соңыннан интернет челтәре аша тест билгеләрен белергә була.

«Җиңү диктанты» акциясенең ачылышын Актанышның икенче санлы мәктәбе коллективы зур әзерлек белән оештырган иде. Чара Россия һәм татарстан гимннары белән башланып китте. Мәктәпнең «Лачыннар» вокаль ансамбле «Россия» mырын башкарганда һәркем илебезнең никадәр зур, көчле булуы белән горурланып утырды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев