Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Гашыйклар көнендә иң күп сатылучы бүләк - шоколад һәм төрле конфетлар

Бүген «Гашыйклар көне», аны икенче төрле «Изге Вәли көне»- «День святого Валентина» дип йөртәләр.

          Көнбатыш Европада һәм АКШта "Изге Валентин" көнен уникенче гасырда ук бәйрәм иткәннәр. Рим империясе чорында рухани Валентин гашыйк солдатларны сөйгәннәре белән кавыштырып йөргән, ә ул вакытта солдатларга гашыйк булу тыелган булган. Бу турыда император белеп алган да, рухани Валентинны үтерергә боерган. Мәхәббәт өчен көрәштә үзен корбан иткән руханига "Изге Валентин" исеме биргәннәр. Һәм шул чордан башлап әлеге көн Гашыйклар бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

         Әлеге көн турында кызыклы фактларны барладык.

1. "Гашыйклар көне" (яки Изге Вәли) бөтен дөнья буенча нәкъ 14 февраль көнне билгеләп үтелә.

2. Бу бәйрәм мәхәббәттән газапланучы Валентин хөрмәтенә (день Святого Валентина) шулай аталган.

3. Безнең эрага кадәр 498 елда Геласий ата (Папа Геласий) 14 февральне - Изге Вәли көне дип атаган.

4. АКШта 1777 елдан бирле әлеге көнне зурлап бәйрәм итәләр.

5. Бу көнне дөньяда 50 миллиардтан артык роза сатыла.

6. 14 февральдә дөньяда 9 миллион кеше йорт хайваннарына бүләкләр ала икән.

7. Япониядә 14 февраль - Ирләр бәйрәме.

8. Бу көнне хатын-кызлар ирләргә караганда 2 тапкыр азрак акча тота.

9. Иң беренче "валентинка" герцог Чарльз Орлеанский тарафыннан 1415 елда ясалган.

10. Пар күгәрченнәр - әлеге бәйрәмнең рәсми символлары.

10. Иң күп сатылучы бүләк - шоколад һәм төрле конфетлар.

11. Иран һәм Согуд Гарәбстанында бу бәйрәмне бәйрәм итү тыелган.

12. Әлеге бәйрәмне каршылау йоласы Англиягә барып тоташа.

13. 14 февральдә немецлар рухи сәламәтлек көнен билгеләп үтә.

14. Бу көнне үз-үзенә кул салуларның 75 проценты бәхетсез мәхәббәт аркасында килеп чыккан фаҗига дип аңлатыла.

15. Франциядә бер-береңә шигырьләр бүләк итү йоласы яши. Ә хәзерге вакытта асылташлар бүләк итү киң таралган.


16. Финляндиядә 14 февраль - Хатын-кызлар көне.

17. Италиядә бу көнне "баллы көн" дип атыйлар.

18. Хатыннары янына бүләксез килгән ирләрнең 53 проценты бу бәйрәмдә сөйгән ярларыннан колак кага.

19. 1868 елда Ричард Кердбэри тарафыннан иң беренче тапкыр коробкалы шоколад тәкъдим ителә.

20. Бу бәйрәмдә 15 процент хатын-кыз үз-үзенә чәчәкләр бүләк итә.

21. 85 процент "валентинка"ларны нәкъ менә хатын-кызлар сатып ала.

22. Япониядә татлы ризыклар, эчке кием һәм бизәнү әйберләре бүләк итәләр.

23. Аптекаларда бу көнне "йөклелекне тикшерү тестлары" күп сатыла икән.

24. Урта гасырларда бу бәйрәмне "Кошлар туе" дип атаганнар.

25. Германиядә бу көнне яраткан кешесенең исемен язып суган утырту йоласы бар.

26. Ел саен Джульетта исеменә меңләгән котлау хаты килә.

27. Уэльста 14 февральдә йөрәкләр төшерелгән агач кашыклар бүләк итәләр.

28. Беренче котлау хатлары ("валентинка") 15 гасырда Франциядә барлыкка килә.

29. Узган гасырның 90нчы елларыннан әлеге бәйрәмне Россиядә дә билгеләп үтәләр.

30. Данияда бу көнне кипкән ак чәчәкләр бүләк итәләр.

31. Бу көнне бары тик 75 процент ир-ат кына чәчәкләр ала.

32. Немецлар бу көнне төсле ленталар белән психиатрия хастаханәләрен бизиләр.

33. 2010 елда Мехикода массакүләм үбешү буенча рекорд куелган.

34. Бу көнне бик күп парлар язылыша.

35. Иң яхшы бүләк - брилиантлар.

Мәгълүматлар интернет челтәреннән алынды. 

Ә сез Гашыйклар көнен бәйрәм итәсезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев