Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Бүген районыбызда олы йөрәкле, киң күңелле әнкәйләрне хөрмәтләү тантанасы узды

Бүген районыбызда Әниләр көне уңаеннан тантаналы кичә узды.

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе- Әниләр көне.

Районыбызда әниләрне хөрмәтләү тантанасы бүген, 29 ноябрьдә район мәдәният сараенда узды.

 Бәйрәмгә районыбыздагы хезмәт коллективларының алдынгы хатын-кызлары белән бергә өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән ир-егетләрне тудырып үстергән аналар  чакырылган иде. Илдәге вәзгыять мондый чараларга үз йогынтысын ясамый калмый.

Район башлыгы Ленар Зарипов хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән ир-егетләрнең әниләренә батыр уллар тәрбияләгән өчен олы рәхмәтләрен белдерде, "Сезнең алдыгызда башымны иям" диде ул үз чыгышында.
Ленар Рафак улы Каентүбә авылында 5 бала тәрбияләп үстергән анага-Зарипова Рәйлә Рәис кызына "Ана даны" медале тапшырды.


Тантаналы чара әниләрне олылаучы, олы рәхмәт хисләре белән сугарылган җырлар, шигырьләр, тематик бию композицияләре белән үрелеп барды. 


Әниләр көнен һәркем күңеленә үтеп керерлек, патриотик рухта итеп  оештыруда район мәдәният йорты, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективыннан тыш башка оешмалар да тартылган иде. Быелгы Әниләрне хөрмәтләү тантанасы зур тәрбияви әһәмияткә ия булуы белән истә кала.

"Актаныш-информ"ның ВКонтакте социаль челтәрендә әлеге тантана турыдан-туры трансляцияләнде. Әлеге сылтамага кереп карый аласыз.

Районкүләм чара турында тулырак алдагы язмаларда яктыртачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев