Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Бүген В. И. Ленин туган көн

Кем соң ул Ленин?

Бу сорауга чит ил кешесе, мөгаен: «Ленин Бөтендөнья пролетариаты юлбашчысы булган», – дияр. Русия һәм СССРдан аерылган илләрдә яшәүче өлкәннәр белә: «Ленин – 1917нче елгы Октябрь революциясен оештыручы һәм беренче социалистик дәүләт җитәкчесе». 

Мин үзем пионерлар сафына кереп, кызыл галстук тагуым белән чиксез горурланып, кызганычка каршы, комсомолга керә алмый калган буын. 90 нчы елларда пионерия да, комсомол да бетте. Бездән соң укыганнар бу бәхетләргә ирешә алмый калды. 21 гасырда туганнар исә Ленин бабайның кем икәнен дә белми...

ХХ гасырныӊ тулаем агышы планетада аныӊ исеме һәм идеологиясе белән бәйләнгән. Җир шары халкыныӊ яртысыннан артыгы нәкъ шул күзаллауны, «хыяллануны» тормышка ашыру өчен көрәш алып барды һәм әле дә Кытай кебек кайбер илләрнеӊ төп идеологиясе булып торалар. Русиядә «Левада-Центр» тикшеренүләр үзәге үткәргән сорашулардан күренгәнчә, бүген Русия халкыныӊ 51 проценты В.И.Ленинныӊ дәүләт һәм сәяси эшчәнлеген уӊай бәялиләр, бары 26 проценты гына үзенеӊ тискәре фикерен белдерә. Ничек кенә булмасын, СССР һәм социализм чоры - безнеӊ тарихыбыз, бик күпләрнеӊ хәтере һәм үткәнеӘ үткәннәрне үзгәртеп булмый, аны бары саклап, искә алып һәм сагынып кына була…

Владимир Ильич Ульянов – Ленин бабай – 1870 елныӊ 22 апрелендә Сембер шәһәрендә (хәзерге Ульяновск) дөньяга килгән. Чорлар нинди генә җилләр алып килсә дә, тарихта үзенеӊ урынын булдырган шәхес. Кулында хакимият тә, матди байлык та булмаган килеш миллионлаган кешеләрне үз артыннан ияртә алган күренекле шәхес. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм Советлар Союзын оештыручы да. “Укырга, укырга һәм тагын бер тапкыр укырга!” дигән лозунгны безгә васыять итеп калдырган бабабыз инде ул безнең.

Актанышта Владимир Ильичның исемен мәңгеләштерүче урыннар бар. Безнең Актаныш районы администрациясе, «Актаныш-информ» бинасы, район хәрби комиссариаты һәм башка мөһим оешмалар урнашкан Ленин урамы, бөек эшлеклегә куелган бюст, Ленин паркы... Тулы бер эпоха булдырган, үз юлы белән барган дөнья арбасын яңа сукмакка кертеп җибәрә алган Ленин бабай ул буын хәтерендә әле дә яши. Кызык, ә менә Ленинны бөтенләй белмәгән буын, өлкәнәйгәч, кем һәйкәленә чәчәкләр салыр икән? Рәхмәт әйтерлек, һәйкәлләр бастырырлык, халык арасыннан чыккан бөек шәхесләребез булырмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев