Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Дулкынландыргыч бәйрәм: Райондашларыбыз Әфган сугышыннан совет гаскәрләре чыгарылу көнен билгеләп үтте (фотолар һәм видео)

Бүген районыбызда үтә дә тәрбияви рухтагы хәрби-патриотик чара - Әфганстаннан совет солдатлары чыгарылуга 34 ел тулуга багышланган бәйрәм узды.

                 1979-1989 елларда барган бу утлы  көрәштә районыбызның 127 асыл егете катнаша. 6-сының гомере сәмум җилләре чорнаган Әфган тау-ташлары арасында өзелә. 

        Хәзерге вакытта Актаныш районында 64 Әфган сугышы ветераны яши. Аларның саны елдан-ел кими. Район Әфганчылар берлеге Актаныш районы администрациясе белән берлектә вафат булган ветераннарның исемен мәңгеләштерү йөзеннән алар туып-үскән йортларга хәтер такталары куюны оештырды. Авылларыбызда 37 шундый истәлек такталары урнаштырылды.

           Тантаналы төстә башланып киткән чараның тәүге мизгелләре үк күңелдә дулкынландыргыч хисләр уятты. Әфган сугышы ветераннары, мәктәп укучылары, район, авыл җирлеге җитәкчеләре катнашында узган бәйрәм залына кадет мәктәбе укучылары данлыклы Җиңү байрагын, Россия һәм Татарстан республикасы байракларын алып керде. Бу минутларда һәркем аягурә басып илебез символларын каршылады.  

       

   Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов Әфган сугышы ветераны буларак тантанага хәрби киемнән килеп бүгенге чарага патриотик төсмер өстәде. 

Ленар Рафак улы сәламләү чыгышында әфганчы-ветераннарны берләшергә, бер- берсенә, гаиләләренә игътибарлы булырга, мохтаҗларына ярдәм итәргә өндәде. Бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән тыгыз элемтә булдырылды. Сугышчыларга берничә тапкыр гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды. Хәтта бер солдатның әтисе улын күрергә операция барган якларга ук китте. Ленар Рафак улы "Әти белән ул бу төнне кочаклашып йоклады, кайтасы юл ерак- 800 километр, исән-сау кайтып җитсеннәр. Барлык егетләребез дә туган якка исән-сау аяк бассын, менә шушы залларда очрашырга язсын!" диде ул. 

             Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов илебезнең тынычлыгы өчен көрәшүнең никадәр олы кыйммәткә ия икәнлеген сөйләде. Яшьләрне физик яктан көчле булып үсәргә, спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Россиядә 18-27 яшьлек егетләр хәрби хезмәткә чакырыла, "Аларның берсе дә кайнар ноктага җибәрелми", диде Ленар Сәмигулла улы.  

           Әфганчылар берлеге җитәкчесе Илсур Гатин да ветераннарны актив булырга, җәмәгать эшләренә тартылырга чакырды. Бәйрәм патриотик рухтагы концерт номерлары белән үрелеп барды. Татар Ямалысы, Киров, Меңнәр, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, технология техникумы укучылары башкарган биюләр тамашачыларга аеруча ошады. Афәрин, балалар! Әфганчыларыбыз үзләре дә яраткан җырларын бүләк иттеләр, бергәлекнең, бердәмлекнең көчен күрсәттеләр.

             Районкүләм чара Җиңү паркында дәвам итте. Биредә әфганчылар мәрхүм ветераннарның якыннары-әниләре, әтиләре, апалары белән очрашты. 

           Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Әфган җирендә вафат булып, туган туфрагына кургаш табутта кайтарылган геройларның берсе райондашыбыз Ринат Әзһәр улы Зәйнетдиновның әнисе Флүрә апаның яралары төзәлә торган түгел - еллар үтсә дә, күзләреннән яше кипми аның. "Улым һәлак булганга 41 ел. Әтием дә Бөек Ватан сугышында ятып калды. Миңа аларның гомере язгандыр инде. Балаларга әйтер сүзем бар, спорт белән шөгыльләнегез, кыю, батыр булып үсегез, сез безнең илнең сакчылары!", диде үзе дә батыр йөрәкле ана. 

           Барлык җәмәгать истәлекле чара ахырында Билгесез солдат һәйкәленә, Әфган, Чечня сугышларында һәлак булганнарга куелган һәйкәл-обелискларга чәчәкләр салдылар.

      

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев