Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Һөнәргә өйрәтүче бердәнбер үзәктә мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар аш-суга осталыкларын сыный

Технология техникумы районда һөнәргә өйрәтүче бердәнбер үзәк. Әлеге уку йортының мөмкинлекләре шактый зур. Аны тулысынча куллану зарур.

                     Инвалидлар декадасы кысаларында "Абилимпикс" бәйгесен үткәрү шушы максатттан моннан ике ел элек башланып киткән иде. Быел мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызда пешекче һөнәренә кызыксындыру  уяту максатыннан янә әлеге бәйге янәдән оештырыла.

                     Беренче көнне район мәктәпләре укучылары осталыкларын күрсәтә. Бүген Такталачыктагы коррекцион мәктәп укучылары аш-суга осталыкларын сынады.

               Иртәгә технология техникумы студентлары пешекче булып караячак. Техникумда мөмкинлеге чикле 20 студент укый. "Абилимпикс"та повар-кондитерлык бүлегендә белем алучылардан тыш, хисапчы, ветеринария белгечлекләре буенча белем алучылар да катнашачак. Бу хакта техникум директоры Ландыш Шәмсунова җиткерде. 
                 Бәйгенең өченче көнендә мөмкинлеге чикләнгән урта һәм олы яшьтәгеләр бәрәңге һәм кабак тәкәләрен пешереп караячак. 

                Алдагы елларда пешекчелектән тыш башка һөнәри мәйданчыкларда да бәйгеләр оештыру планга кертелгән. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев