Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Якын арада 3 зур җитәкче отставкага китәргә мөмкин

Якын арада 3 губернатор отставкага китәргә мөмкин.

Төбәк башлыкларының югары – федераль дәрәҗәгә билгеләнүе, һәм, киресенчә, федераль түрәләрнең губернатор вазифаларына билгеләнүе дә ихтимал. Бу хакта Президент администрациясендәге чыганагына сылтама белән «Ведомости» газетасы яза.

Быел төбәк башлыгы вазифасында беренче срогы тәмамланган губернаторлар үз урынында калырга мөмкин. Искәрмә – Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер. Аны отставкага җибәрү ихтималы турында РКБ әле 2021 елның декабрендә үк язган булган. «Ведомости» сайты чыганагы сүзләренчә, аны җибәрү, шул исәптән, төбәктәге су басуларга бәйле. Әмма, элегрәк, Паслер үзе дә отставкага җибәрүләрен сораган булган.

Башка «отставниклар» арасында Түбән Новгород өлкәсе башлыгы Глеб Никитин һәм Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов та булырга мөмкин, дип яза газета. Аларның югарырак вазифага күчүе ихтимал. Шулай ук Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев та федераль хакимияткә күчә.

Баштарак «Коммерсантъ» газетасы да югары вазифага дәгъва итүчеләр арасында Алиханов исемен язган иде. Моннан тыш, газета мәгълүматлары буенча, Камчатка губернаторы Владимир Солодов һәм Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин да югарырак вазифага күчә. Майда булачак президент инаугурациясенә кадәр губернаторларны отставкага җибәрү планлаштырылмый, дип яза «Коммерсантъ».

Федераль законнар буенча, сайланган дәүләт башлыгының үз вазифаларына керешүе 2024 елның 7 маенда булырга тиеш. Мартта булган сайлауларда Владимир Путин 87 проценттан күбрәк тавыш җыйды.

Россиядә губернаторларны сайлау сентябрьдә була. 19 төбәк башлыгына үз вәкаләтләрен расларга туры киләчәк, аларның өчесенә моны парламентта тавыш бирү (Кырым, Ингушетия, Кабарда-Балкария) юлы белән эшлисе була. Губернаторлары 8 июньнән отставкага китәчәк төбәкләрдә сайлаулар киләсе елда уза.

Берничә төбәкнең гамәлдәге башлыгы президент сайлауларыннан соң Путинның хуплавын алды инде. Болар: Игорь Бабушкин (Әстерхан өлкәсе), Андрей Бочаров (Волгоград өлкәсе), Радий Хәбиров (Башкортстан), Александр Осипов (Байкал аръягы крае), Валерий Лимаренко (Сахалин өлкәсе) һәм Георгий Филимонов (Вологда өлкәсе).

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев