Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

«Игелек марафоны»нда батыр ул үстергән инвалид Марсель Надриевка «Батырлык ордены» тапшырылды (фоторепортаж)

Бүген районыбызда зур проект- «Игелек марафоны»на йомгак ясалды. Менә егерме өченче ел рәттән районыбызда Халыкара инвалидлар көне гади истәлекле көн чикләрендә генә калмыйча киң масштабта уздырыла.

                  Ункөнлек дәвамында районыбыздагы сәламәтлекләре какшаганнарга игътибар аеруча арта, аларның гомерләрен озайту, какшаган сәламәтлекләрен ныгыту, тормыш-көнкүрешләрен уңайландыру максатыннан һәркем үз өлешен кертергә тырыша.

Декаданы ел саен "Игелек марафоны" йомгаклый. Марафон барышында җыелган акчалар ел дәвамында катлаулы операция ясатучыларга, кыйммәтле дарулар, медицина препаратлары, җиһазлар сатып алучыларга һәм башка ярдәмгә мохтаҗларга тотыла. 

                 Әлфия Авзалова исемендәге район мәдният сараенда узган "Игелек марафоны"на беренче булып саллы ярдәмне Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов кертте. 

- Егерме елдан артык оештырылучы марафон бик зур проектларның берсе. Күпме авыр хәлдә калган кешегә ярдәм ителгән. Моны санау да кирәкми торгандыр. "Яхшылык эшлә дә суга сал", дигән әйтем бар. Тормышта иң авыры, иң кыены -кеше булып калу. Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр дию белән дә килешмим. Чөнки алар сәламәт кешеләргә караганда да тормышның ямен ныграк тоялар. Алар һәр туар таңга сөенә беләләр. Кечкенә генә җиңүләре дә алар өчен бик зур. Марафонда катнашып җан җылыбызны бирик, ярдәм кулы сузыйк, дип чакырам. Без алардан үрнәк алырга тиеш. Кечкенә шатлыкка да сөенә белик.  Марафонда катнашкан һәммә кешегә, җитәкчеләргә, битараф булмаучы һәркемгә рәхмәт белдерәм,- диде Ленар Рафак улы. 

           

     Чыннан да бүген батыр йөрәкле, авырлыклар алдында сынмас-сыгылмас райондашларыбыз турында бик күп белдек. Шуларның берсе - Марсель Надриев. Пермь өлкәсендә нефть оешмасында эшләгәндә Марсельгә талпан кадалып, талпан энцефалиты авыруына дучар була ул. Хастаханәдән туры апасы гаиләсенә кайтырга туры килә. Гомер иткән хатыны "Авыру карамыйм дип", аны ташлап чыгып китә. Апасы Марсельне яңабаштан атлап йөрергә өйрәтә.

Хәзер дә кашыклап ашата, тәрбияли. Язмыш сынаулары моның белән генә тәмаланмаган икән ирнең. Хәрби хезмәткә киткән улы Раил хәрби операциядә катнашырга теләп ут эченә юл тота. Әмма туган ягына аның үле гәүдәсе генә кайта.  Шулай итеп Марсель бик зур кайгы кичерә. Ленар Зарипов туган иле өчен гомерен дә кызганмый торган батыр ул әтисенә бүгенге "Игелек марафоны"нда Раил Надриевның дәүләт бүләген- "Батырлык" орденын тапшырды. Залдагы һәркем Марсель Надриевка олы рәхмәтен басып алкышлап белдерде. 

              Марафон кысаларында район хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрдә, мәгариф, спорт, мәдәният, эшмәкәрлектә, сәламәтлек саклау тармакларында эшләүчеләр тарафыннан барлыгы 2 377 092, 68 сум акча җыелды.

Әлеге сумма ел дәвамында ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга комиссия тарафыннан каралып бүлеп биреләчәк.

Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова узган ел җыелган акчалар тотылышына анализ ясады. Марафоннан тыш сәламәтлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәткән райондашларыбызга рәхмәт белдерде. Фәйрүзә Сөнгать кызы киләсе елга максат-бурычлар белән дә таныштырды. 

              Чара барышында республикакүләм спартакиадада җиңү яулаган спортчылар хөрмәтләнде. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев