Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Казахстанга юл тоткан велосәяхәтчене каршыладык

Дөньяда гаҗәеп шәхесләр, бигрәк хикмәтле рухиятле кешеләр бар. Блогер-велосәяхәтче узган елны да Актанышта булган иде.

Бүген Актанышта велосәяхәт кылып йөрүче Валерий Сморчков булды. Валера әфәндене Актанышка кергән җирдәге стела янында чәк-чәкләр белән танылган һәм һәвәскәр велосипедчыларыбыз каршылады. Алар арасында Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, танылган блогер Алмаз Нурлыев та бар иде.

Валерий Юрьевич 4 көн дәвамында башкалабыз Казаннан велосипедта Актанышыбызга килгән. Әле сәяхәтәнең бу соңгы ноктасы түгел. Казахстанга әти-әниләренә, туган төягенә кадәр бара. Һава торышы көйсезлегенә карамый ул, бүгенге көнгә 400 километр чамасы үткән икән, бу санны аның спидометры күрсәтә.

Валерий үзе — Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мөгаллиме, кафедра доценты. Велотуризм белән исә 5нче ел ныклап мавыга.

— Миңа велосипета йөрү бик ошый! Җәяү кызыклырак булыр иде дә, ләкин вакыт күп түгел. Отпускыда чакта гына мондый зур сәяхәтләргә чыгалам, 54 көн отпускым. Йоклыйм палаткада, кунакханәләргә кергәнем юк. Юл буйларындагы кафеларда гына ашап чыгам. Кичә Минзәләдә булдым, заманча ясалган яр буйларыннан бу борыңгы шәһәргә бик матур күренеш. Алга таба Башкортстанга барасым килә. Тизрәк Казахстанга барып җитәсем килә, ди материалым герое.

Велосипедта җилдергәндә сәяхәтчебезнең уртача тизлеге — 15-16 километр сәгатенә, менә бирегә килгәндәрәк 20 булган икән әле. Монда трасса чөнки бик яхшы, Актаныш юллары каралган, дип тә билгеләде ул әңгәмәбез барышында. Хатыны, балалары, якыннары да Валерий әфәнденең мондый туризм белән шөгыльләнүен хуплый икән. Башкачарак маршрут белән Казахстан якларына барган чагы да булган — Кустанайга. Ә бу юлы ул Кустанайдан 300 километр ераклыкта урнашкан туган авылына юл тота. Хәерле юллар сезгә, Валерий! Исән-имин туган якларыгызга барып кайтырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев