Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Көлке көне белән!

1 апрель - Көлке көне. Рәхәтләнеп көлегез, чөнки көлү гомерне озайта!


1 апрельдә “алдалап көлдерү” һәм “алданып көлү” бик күп илләрдә шаяру төсе алган матур бер гадәткә әйләнде. Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да маска кигәннәр. Шуннан бирле 1 апрельдә алдау гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән. 
Россиядә бу бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелүе мәгълүм түгел. 1 апрель шаяртулары Россиядә Петр 1 заманыннан бирле билгеле. Бу көнне Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә билгеләп узалар. 
Англиядә бер- берсенә шаярулы посылкалар җибәрәләр. 1860 елның 1 апрелендә Лондонда бик зур “шаяру була. Әлеге көнне йөзләгән кеше Тауэрда ак арысланнарны юындыру тантанасына чакыру ала. “Апрель җүләрләре” Тауэр капкасы янында иртәдән кичкә кадәр “тантана” башланганын көтәләр. Ниһаять, башларына барып җитә: шаяртканнар икән. 
Франциядә берәр кешенең аркасына сиздермичә генә кәгазь балык эләктереп куялар. 
Австралиядә көнне кычкырып көлүдән башлыйлар. Иртән иртүк радиодан кукумарра дигән кошның кычкыруы язылган пленканы куялар. Аның тавышы бертуктаусыз көлүгә ошаган. 
Германия һәм Австриядә 1 апрельне уңышсыз көн дип санаганнар.Имеш бу көндә туган кешенең тормышы барып чыкмый. 
Авылларда яңа эш башламаганнар, көтүне дә кумаганнар.Өлкәннәр һәм бала-чагалар бер- берсен үти алмаслык йомышлар кушып алдалаганнар. 

Көлегез!

Кояш бөтен кешегә дә, 
Бертигез көлеп карый. 
Көлү бит ул гөнаһ түгел 
Һәммәбезгә дә ярый. 

Сау-сәламәт таза була, 
Шаярган, көлгән кеше. 
Көлеп эче авыртса да, 
Авыртмый бүтән төше. 


Тырышыйк, зур өлеш кертик 
Без көлү өлкәсенә. 
Тик үзебез генә калмыйк 
Әй, адәм көлкесенә.

Ш.Галиев

Алдаганчы- уйлагыз!

 
Алдау көне җитә, диеп 
Искә төшерде улым. 
Балачак ялгышларымны 
Хәтеремнән уздырдым. 

Күршебездәге карчыкны 
Мин шул көнне алдадым. 
Өлкән кеше, ярамас, дип, 
Уема да алмадым. 


-Мунча якты бүген әни, 
Кереп чык, бер юынып. 
Китте әби чабынырга 
Беткәнче дип суынып. 

Шул вакытта сөенүем: 
Әбине бит алдадым. 
Зур гөнаһлы булганымны 
Еллар үткәч аңладым. 

Суык мунчага кергәчтен 
Ул ниләр уйлагандыр. 
Рәнҗемәде микән, диеп 
Алдау көне килеп җиткәч 
Һәр елда уйланамын.

Гүзәлия Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев