Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Кыйблабызга тугры калабыз: Татарстан журналистикасы музеенда ниләр бар?

Күптән түгел, эш буенча визит белән ТР Журналистлар берлегендә булганда, республика журналистикасының чал тарихлы үткәненә багышланган музейда булу туры килде.

Татарстан Республикасының Журналистлар берлегендә урнашкан музейның чишмә башында берлекнең башкарма директоры, ТРның матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре Ралия Шаһит кызы Фәтхутдинова тора. Музей эшчәнлеге 2012 елларда башланып китә. Әлбәттә, ул чакта монда экспонатлар да бик аз була, алга таба вакытлы матбугат хезмәткәрләре, иҗат әһелләре һәм энтузиастлар аны тулыландыра. Музейда бик кадерле, хазинәләргә тиң, узган гасырлардан калган реликвияләр бар. Музей мәйданы әллә ни зур түгел, шулай да бик якты, күркәм, системалы рәвештә экспонатлар үз урыннарында. 

Биредә Татарстанда беренчеләрдән булып нәшер ителгән «Казанские известия», татар телендә басылган «Нур» газеталарын да күрү мөмкин. Шулай ук бик элекке патефоннар, радиоаппаратуралар, хәрефләрне җыю машинкалары, фотоаппаратлар, төрле-төрле диктофоннар, видеокамералар, ТВ җиһазлары хакында, аларның вакыт барган саен үзгәрешләре турында Ралия Шаһит кызы җентекләп һәм тасвирлап бәян итте. Диктофоннарга аерым тукталып үтәсем килә. Чөнки элекке заманнарда сөйләгән, кирәкле булган мәгълүматне журналистлар язып алганнар блокнот, куен дәфтәрләренә. Ә бит бу бик җиңел генә эш түгел, бик тиз, ашыгып сөйләгән геройлар да очрау ихтимал. Кышын салкында ручка язмый башларга бик мөмкин, карандаш белән ситуацияләрдән чыгылган. Беренче диктофоннар чыгу барыбер дә журналистлар эшен берникадәр җиңеләйтү ысулы да булгандыр, мөгаен. Ләкин ул диктофоннар ифрат зурлыгы белән шаккаттыра! Ә бүген исә телефоннарыбыздагы диктофоннарны да еш кулланабыз!

Видеоязма әлеге сылтама аркылы мәгълүм.

Шулай ук уникаль аудиоязмалар да нәкъ монда урын алган. Аларны ишетү, тыңлап карау бәхете дә тиде. Гомумән, соклангыч матур оештырылган музей булып чыкты, бик бай экспозицияләр, күргәзмәләр. Журналистикада якты эз калдырган, эшләре белән данланган олпат шәхесләребезгә дә лаеклы урын бирелгән музей түрләрендә. Бу остазларның бихисап фотосурәтләре, шәхси әйберләре монда урнаштырылган, алар кадерләп саклана, ә ияләре олуг хөрмәт белән искә алына.

Менә нинди икән, Татарстан журналистикасы музее! Искиткеч тарихи сәхифәләр тупланган җир бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев