Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

КЫШКЫ БАЛЫК ТОТУНЫҢ ҮЗ АЗАРТЫ: МЧС хезмәткәрләре журналистлар белән район сулыкларына рейд үткәрде (фото һәм видео)

Көннәр суытуга, елга-күлләр боз белән капланды. Шуны гына көткәндәй балыкчылар бернинди куркусыз боз өсләп елгаларның уртасына ук кереп балык тота башлады.

     

           Районыбызның гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре 103 янгын сагы җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов белән берлектә Актанышбаш авыл җирлегендәге сулыкларга рейд үткәрде. 

            Чөгәнә авылы янындагы Чөгәнә күлендә МЧС хезмәткәрләренең күзенә иң беренче булып боз өстендә йөрүче ике укучы бала ташланды. Бит очлары салкында йөреп кызарган малайларның мәктәпкә бармыйча рәхәтләнеп саф һавада табигатьтә йөрүенең сәбәбе- бүген авылдан мәктәпкә баручы автобусларның бозлавык аркасында туктатылуы икән.

Малайларның гаджет тотып өйдә утырмаулары куандырса да, өлкәннәрдән башка сулыкларда хәрәкәт итүләре хәвефләндерә. Район янгын сагы җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов һәм аның урынбасары Мияссәр Зарипов укучыларга кисәтү ясады, ә якында гына балык тотучы Рәшит Галихановны үзләре генә бозда йөргән балаларны күргән очракта  күз-колак булырга чакырды."Көзге боз көзге калынлыгы булса да авырлыкка чыдый", дисәләр дә табигатьнең үз кануннары. 

            Бозның калынлыгы 7 сантметрдан артса бозга керергә ярый дип исәпли белгечләр.  Бүген Чөгәнә күлендәге бозның калынлыгы 12 сантиметрга якын. Шулай да куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк.

Сулыкларның кайбер өлешендә боз туңмаска да мөмкин. Бигрәк тә агымлы урыннар, электән тишелгән бәкеләр, камыш үскән яр читләре, буа, плотиналарда боз акрын барлыкка килә. Бу урыннарга аяк басу үзеңне аямау дигән сүз. 

             Боз калынлыгы 7 сантиметрдан артмаганда сулыкларга керүче гражданнарга административ җәза каралган, су чыккан урыннарда йөрмәү, җылы итеп киенү, бер-береңне, башка балыкчыларны барлап тору да мөһим. Шулай ук боз нинди генә калынлыкта булмасын, техника, транспорт белән чыгу катгый тыела.  

Кагыйдә бозган гражданнарга 2 мең сумга кадәр штраф салына. Бездә рәсми боз кичүе, белгәнебезчә, Актаныш районы белән Башкортстанның Краснокама районнары арасындагы Агыйдел елгасы аша салына. Декабрь урталарына боз кичүе ачылыр дип көтелә. 

             Ә балыкчылар инде бозда балык тотуның рәхәтен, ләззәтен берни белән дә чагыштырып булмый диләр. Чөгәнә күленә балык тотарга килгән Рәшит Галиханов җәйге балык тоту үзенчә, ә кышкысы үзенчә күңелле ди. Шулай да әле ул бер балык та каптыра алмаган. Рәшит абый саклану чараларын алдан кайгырта. Аның балыкчылык тәҗрибәсе шактый.

 

                         Чөгәнәдән кайтышлый Иске Идел кушылдыгында палатка эчендә балык тотучы белән дә аралашып алдык. Яраткан шөгыленнән аерганга бераз борчылса да балыкчы ир-егет бүгенге авын бик теләп күрсәтте.

"Үзем өчен тотам, балык тоту "кайф" бит ул. Мин үземә шуның кадәр балык тотам дип максат куймыйм. Әллә шуңадырмы, балык миңа гел эләгә. Ә кышын балык тотуның шул ягы ошый, елганың уртасына ук кереп кармак салырга була. Җәен көймәсе, тегесе-бусы кирәк. Башкалар да комаучалаганны яратмый. Кышын бер-береңә терәлеп утырып балык тосаң да була", дип кышкы ау серләре белән уртаклашты райондашыбыз. МЧС хезмәткәрләре балыкчыга кышкы бозда саклык чаралары турында аңлатып, куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлату уздырдылар.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев