Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Ленар ЗАРИПОВ: Әниләр көне белән сезне, гүзәл затларыбыз!

Салкын кышларга кереп барганда, иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр сыман. Җәннәт – әнкәйләрнең аяк астында дип, халык юкка гына әйтмәгән. 
Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
Зур үсеп, үзебез әти-әниләр булсак та, без төпле киңәшләр сорап, алар янына киләбез. Алар – дөрес юлга бастыручы, гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар. 
Әлеге бәйрәм көнендә без шулай ук тәрбиягә бала алып, аларга йөрәк җылысын, ана назын, гаилә бәхетен бүләк итүче ханымнарга да чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. 
Яшьлекләре сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән, Бөек Җиңү өчен зур өлеш керткән өлкән апаларыбыз, әбиләребез дә кадер һәм хөрмәткә лаек. 
Бүгенге тынгысыз чорда, улларын махсус хәрби операциягә озаткан, алар өчен ут йотып торган, үз иле өчен җан аткан батыр уллар – милләтебезнең чын ир-атларын тәрбияләгән аналарга да ихластан рәхмәтемне җиткерәм. Теләк бер – егетләр исән-сау кайтсыннар. 
Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, сәламәтлек һәм иминлек телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтендә, һәр туар таңга сөенеп, озын гомер кичерегез! 
Күңел күтәренкелеге, килер көнгә ышаныч һәм өмет сезне беркайчан да ташламасын. Бөтен уй-теләкләрегез чынга ашсын!


Актаныш муниципаль районы башлыгы  Ленар Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев