Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә 100 алдынгы укучы хөрмәтләнде

Бүген районыбызның иң булган, иң уңган, укуда, спортта, мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән 100 укучысы Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнаша.

                  Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Алсу Насыйрова район башлыгының Чыршы бәйрәменә "Пробы пера" бадминтон ярышында I  урынга лаек булуы уңаеннан чакыру алган.

Бу дәрәҗәле бәйрәмдә Алсу беренче тапкыр катнаша. Кыз үзенең исеме, фамилиясе язылган медаль һәм бик күп тәмле күчтәнәчләр тутырылган бүләккә ия булган.

Оештыручылар сер итеп кенә район башлыгының бу татлы презентының бәясен дә әйттеләр-

2500 сумлык күчтәнәчләр һәр укучыга тапшырылган. Алсу сөенечен яшерми- "Барлык укучыларның да алдагы елларда ничек тә район башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашуларын телим. Яңа елда һәркемгә уңышлар, бәхет, тынычлык, байлык телим", диде алдынгы укучы. 

                     Чыршы бәйрәме "Яшьлек" яшьләр үзәге фойесында түшәмгә кадәр тиеп торган Яңа ел символы -бизәкле чыршы әйләнәсендә башланып китте.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының яшь артистлары укучыларны ничек кенә кәефләрен күтәрмәде:

кызыклы интерактив уеннар, җырлы-биюле көч сынашларга кунакларның барысын да тарттылар, җиңүчеләргә бүләкләр өләштеләр, ота алмаганнар  да нәүмиз калмады, аларны да сөедерделәр.

Менә шундый дустанә, җылы аралашуга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова да килеп кушылды.

Алдынгы 100 укучы белән очрашуны фотосурәттә мәңгеләштергәннән соң җитәкчеләр

укучыларның гаиләләре белән эшләгән Яңа ел тематикасына багышланган кул эшләнмәләре күргәзмәсен карадылар.

Әлеге бик тә үзенчәлекле күргәзмәгә 143 гаилә катнашкан. 

             Бәйрәмнең икенче өлеше залда Россия һәм Татарстан гимннарын яңгыратып дәвам итте.

                Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов балаларны Яңа 2023 ел белән тәбрик итеп иң изге теләкләрен җиткерде: 

 Моңа кадәр бик матур итеп уңышларга ирешкәнсез, алга таба да шулай булыгыз, сәламәт булыгыз, тырышып укыгыз. Укыган вакытта алган мәктәп аттестаты, диплом сезнең киләчәк тормышыгызга зур ишекләрне ачар. Республикабызга, илебезгә кирәкле, файдалы кешеләр булып үсегез. Гади булыгыз, гади булудан курыкмагыз, үзегез булып калыгыз. Дөньяда иң авыры -кеше булып калу, кеше булып калыгыз,- диде Ленар Рафак улы.

              Яңа елның тагы да бер зур бүләге- Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының "Белоснежка һәм гномнар" әкият-мюзиклы иде. Артистларның искиткеч матур уены, сәхнәнең утлы төсләр  белән бизәлеше- барысы да балаларның күңеленә хуш килде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев