Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Өйгә юл- боз тавы аша (фото һәм видео)

Яңгыр явып Яңа елга әзерлекне туктатты дип борчыла күрмәгез, хөрмәтле актанышлылар. Һава торышы акрынлап суыта, Үзәк чыршы янындагы кар-боз сыннарына да әллә ни зыян килмәде, кайберләрен бераз гына төзәтеп куясы була. Ә менә мәктәп укучылары «Актаныш төзүчеләре» сафка бастырган тауның ныклыгын бүген сынап та куйды соң! 57нче бистәдәге таудан да чана шуучылар өзелеп тормый.

                Районыбызда Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балалар өчен таулар ясау матур традициягә әйләнде. 57 бистәдә дә ИТК оешмасы бик зур тау ясап әти-әниләрне, балаларны сөендерде. Бистәдә яшәүчеләр генә түгел, Актанышның башка урыннарында, авыл җирплекләрендә яшәүчеләр дә бирегә ул-кызларын рәхәтләнеп ял итәргә алып килә. Якында гына Нөркә урманы, саф һава. Бәйрәм ялларында вакытны гаиләгез белән бирегә килеп тә файдалы уздыра аласыз.

           Актанышның икенче санлы мәктәбеннән кайтучы укучылар өчен өйгә юл Үзәк чыршы мәйданындагы боз тавы аша. Кызлар-малайлар, портфельләрен бер читкә куеп, бер-берсе белән узыша -узыша тау шуалар. Аларның шат авазы узып баручыларны да үзенә җәлеп итә, янәшәдә генә лабиринт күтәрүче төзүче абыйлары да эштән тукталып бәхетле балачак мизгелләрен күзәтә.

 

   "Бәрәкәте, сөенече белән килсен, Яңа ел! Илебездә тынычлык булсын!", дип тели мәйданнан үтүчеләр. Әйе, без дә нәкъ шушы изге теләкләрне кабатлыйбыз!

        Якынлашып килүче Куян елы тынычлык алып килсен, хәрби хәрәкәткә мобюилизацияләнгән райондашларыбыз исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтсын!

         Якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән, капдерле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев