Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Озын гомерле Халисә Хәбетдиновага 95 яшь

Бүген, 12 март Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортында истәлекле көн. Олыгайган көннәрен биредә үткәрүче Халисә Хәбетдиновага 95 яшь тулды. Озак еллар Актаныш кирпеч заводында хезмәт куйган юбилярны 95 яшьлек туган көне белән котларга район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова килде.

 

Халисә Хәбетдинованы тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Рәисебез Рөстәм Миңнехановның, район Башлыгы Ленар Зариповның котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды. 

Халисә әби районыбыз сәнәгатенә үзеннән зур өлеш кертүче эшчеләрнең берсе. Тумышы белән Минзәлә районы Бикбау авылыннан. Ялгыз калуы язмышының бер сынавыдыр. Яшьлегендә инде өйләнешәбез дип йөргән егете кинәт кенә үлеп китә, сәбәбе ачыкланмыйча да кала. Шуннан бирле беркемгә дә күзе дә, күңеле дә төшми. Сагышларын авыр хезмәт белн баса.

Халисә апаны чын күңелдән юбилее -95 яше белән котлыйбыз! Сәламәтлек, күңел көрлеге, яхшы кәеф теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев