Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Районыбызның агрегат заводы коллективы Актанышның иске зиратына өмәгә чыкты (фоторепортаж)

Карлар эреп җир өсте кипшерүгә мәңгелек йортларыбызда-зиратларда өмәләр башланып китте. Күмәк җыештыруларга хезмәт коллективлары да кушылды. Бүген Актанышның агрегат заводы ир-егетләре РТС бистәсендәге иске зиратны тазартырга өмәгә чыкты. Коллективка койма буйлап 150 метр аралыкны чистарту бурычы куелган.

              Өмәгә ике сменада эшләүчеләр җәлеп ителгән. Өмәчеләр күпләп, бер-берсенә буталып, чорналып үскән куак- агачларны төплиләр. Киселгән куакларны җыеп, берләштереп трактор арбасына төяп торалар.

              Шунысы яхшы, Актаныш авыл башкарма комитеты чүп-чарны түгү өчен алдан ук техника билгеләгән. Шуңа күрә өмәдә бернинди тоткарлык, өзеклек юк.  

             Ә сезнең җирлектә зират өмәләре башландымы, халык әлеге гамәлгә актив кушылдымы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев