Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Татарстанның Социаль яклау министры Эльмира Зарипова: Картлар һәм инвалидлар йортына иганәчеләр һәрвакыт ярдәм итеп тора

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Актаныш районнарында эшлекле сәфәрдә.

Әле генә Эльмира Әмир кызы Пучы авылындагы Картлар һәм инвалидлар йортының эшчәнлеге белән танышты. Сәфәрнең максаты- илкүләм игълан ителгән «Өлкәннәрне озак вакытлы карау системасы» демография проектының районнарда тормышка ашырылышы белән танышу иде.

Актаныш-информ Ләйсән Газизова

Актаныш районындагы Картлар һәм инвалидлар йортында 58 ярдәмгә мохтаҗ кеше яши. Аларның унысы озак вакытлы карау системасында, ягъни даими постель режимында тәрбияләнәләр.

Актаныш-информ Ләйсән ГазизоваИнтернатта табиб, ике шәфкать туташы бу өлкәннәрнең сәламәтлеген, яшәешен һәрчак күзәтеп, ярдәм итеп тора.

Вакытында туклану, санитар хезмәт күрсәтү сыйфатлы итеп оештырыла. Интернат бакчасында теплица да бар, биредә 14 абый-апа яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдә хәлләреннән килгәнчә хезмәткәрләргә ярдәм итәләр.Актаныш-информ Ләйсән Газизова Үзләре үстергән нигъмәтләр белән сыйланып яшәү көче алалар. 

Актаныш-информ Ләйсән ГазизоваЭльмира Зарипова район башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова белән берлектә әби-бабайлар белән аралаштылар. Эльмира Әмир кызы интернатта тәрбияләнүчеләрнең бирегә каян килүләре, ничә ел яшәүләре, шартлардан канәгать булу-булмаулары белән кызыксынды.

Актаныш-информ Ләйсән ГазизоваМинистр ашханә һәм кухня, ял һәм яшәү бүлмәләрендәге чисталык, тәртипне югары бәяләде. Актаныш-информ Ләйсән ГазизоваМедицина процедурасы кабинеты, дару препаратларын саклау, тәрбияләнүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү тәртибе белән танышты. 

Актаныш-информ Ләйсән ГазизоваЭльмира Зарипова интернатка район хакимияте, башка иганәчеләр тарафыннан һәрвакыт ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды:

— Интернатка Казаннан, районнан Актанышта туып үскән, эшләгән кешеләр ярдәм итәләр. Яңа район башлыгы Ленар Зарипов атна саен интернатка килә, карый, кирәкле ярдәмне оештыра. Без моңа бик шатбыз,- диде Эльмира Әмир кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев