Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Җинаятьчелектән райондашларны бары профилактика ярдәмендә генә саклап була

Бүген район хакимиятендә Актаныш муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

Актаныш районындагы криминоген хәл, хокук бозулар һәм җинаятьчелеккә каршы профилактика эше турында комиссия утырышында катнашучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев таныштырды. 2024 елның өч аенда Актаныш районында куркыныч җинаятьләр теркәлмәгән. Шушы чорда Эчке эшләр бүлегенә 1083 хәбәр кергән. 91 җинаять теркәлгән , аларның 47се тикшерелгән, 29ы туктатылган. Ачылмаган җинаятьләр арасында зур күпчелекне дистанцион характердагылар тәшкил итә. 29 эшнең 26сы читтән торып, IT-технологияләр кулланып кылынган. Рәдиф Җәүдәт улы җинаятьләрнең структуралары, аны кылучылар, җәмәгать урыннарында кылынган хокук бозулар, мигрантлар белән эшчәнлек хакында җентекләп сөйләде.

Утырыш эшендә район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев мөһим мәсьәләләр буенча чыгыш ясады. 

Район башлыгы Ленар Зарипов чыгышлардан соң үзенең фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Райондашларыбызны хокук бозулардан, җинаятьчелектән бары тик профилактика ярдәмендә генә коткарып калып булуын әйтте.

Комиссия утырышы турында тулырак алдагы язмаларда яктыртачакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев