Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әтиләр Советы

95 яшьлек юбилеен каршылаучы Мәзһәр Шәмтиев: Озак яшәүнең сере- зарланмауда! (видео һәм фотолар)

Бүген районыбызның күренекле шәхесе, Татарстанның атказанган агрономы Мәзһәр Шәмтиев 95 яшьлек юбилеен каршылый. Мәзһәр Газетдин улын Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев котлады.

 

    Мәзһәр абый Шәмтиев "Путин бүген иртән шалтыратып котлаган иде, сиңа минем открытканы китерерләр, дигән иде", дип шаяртып та алды. "Абыебыз бик тә юморлы кеше, шуңа озын гомерле дә ул", дип өсти Мөслим районыннан килгән туган сеңелесе. Менә шулай уенын-чынын бергә кушып, матур итеп картлыгын каршылаган өлкәнебезгә ничек сокланмыйсың?! 

              Илшат Илфат улы Мәзһәр Шәмтиевкә Россия президенты В. В. Путинның котлавы белән бергә районыбыз башлыгы Ленар Зариповның тәбрикнамәсен һәм күчтәнәч-бүләкләрен тапшырды. Ә без Мәзһәр абый белән тиз арада аның гомер юлын барлап алдык: 

- 1927 елда, нәкъ 95 ел элек, 31 октябрьдә Мөслим районы Әмәкәй авылында туганмын. Иң авыр вакытлар- колхозлашу чорын, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы чорны үз күзләрем белән күрдем. Сәламәтлекнең бөтен нигезе- зарланып яшәмәскә кирәк. Зарлансаң да гомер үтә, тормышның әйбәт ягын күрергә кирәк. Һәм ялкау булмаска кирәк",- ди тыл ветераны.  

            Мөслим районы Әмәкәй авылында туа юбиляр. Авылга җаны-тәне белән береккән малай кечкенәдән колхоз эшендә сынала. Авыр сугыш елларында аның кебек яшүсмерләр тыл тормышының авырлыгын үз җилкәсендә күтәрә.

  Белемсез көн күрмәс, диләр. Алдынгылыкка омтылган Мәзһәр Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында җир белгече- агрономлыкка укый. Шунда булачак хатыны Казан кызы Любовь Андреевна белән таныша. Ике яшь белгеч Мәзһәр абыйның туган авылына кайтып җир җимертеп эшли башлыйлар. Бер-бер артлы 3 кызлары туа: Венера, Ирина һәм Лариса күз ачып йомганчы мәктәпкә укырга керәләр. Әти-әниләре колхоз эшеннән бушамаса да кызларының укулары белән гел кызыксынып, танышып торалар. Ләкин авылда мәктәпнең бетүе, кызларның әле бер авылга, әле икенче авылга җәяүләп укырга чыгып китүе ата-ананы борчуга сала.

          Укучы балалар утырткан техниканың юл һәлакәтенә таруы мәсьәләне тиз чишү кирәклеген көн кадагына куя.Шәмтиевләр гаиләләре белән Актаныш районы Киров авылына күченәләр. Гыйлемле белгечне районда тиз күреп алалар һәм "Таң" хуҗалыгына рәис итеп билгелиләр. Берничә елдан соң Мәзһәр Газетдин улы Имаметдин Билалетдинов җитәкчелегендәге районның сельхозтехника оешмасына баш агроном булып эшкә килә. Шушы оешмада фидакарь хезмәт куя, эшли-эшли Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала. Лаеклы ялга да сельхозтехникадан чыга. 

            Ветеран-агроном үзенең бар белемен, тәҗрибәсен шәхси бакчасына багышлый. Җиңүнең 30 еллыгы урамыннан үтеп йөрүчеләр шәмтиевләрнең бакчасындагы тәртипкә шакката. Аның сере- гап-гади, "Әти безгә тышка чыккан саен 3 чүп өзәргә куша иде",- ди. Гаиләдәге һәркем үз өлешен керткәч, шундый матурлык барлыкка килә дә инде. 

       

  Бүгенге бәйрәмгә Мәзһәр бабайның 3 кызы да кайткан. Венерасы Актанышта яши, Иринасы Әлмәттә, ә Түбән Новгородтан ук кайткан. Юбилярны тәбрикләргә дип килгән балалар, кияүләр, оныклар, туганнар бүген мул табын янында очрашты. Барысының да теләкләре изге- тагын шундый бәйрәмнәр булып торсын, әтиебез, бабабыз,туганыбыз озак яшәсен, бүгенгедәй көләч йөзеннән елмаю, күтәренке күңеленнән оптимистик рух китмәсен.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев