Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әтиләр Советы

Әтиләр — илнең терәге, гаиләнең йөрәге

Әти — гаиләсенең ышанычлы яклаучысы һәм таянычы, балалар өчен батырлык, җаваплылык, тырышлык үрнәге.

Бүген Аккүз авылы мәктәбенә юл тоттык. Биредә районкүләм әтиләр советының семинары гамәлләштерелде. Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Мәктәп районыбызда алдынгылар рәтендә. Уку йортында 28 укучы белем ала, аларны югары һәм беренче квалификацион категорияле 11 укытучы укыта. Әлеге мәктәпкә безнең юл да еш төшә, чөнки биредә безнең «Актаныш таңнары» газетасына да дәррәү язылалар, кинәнеп укыйлар. Актив хәбәрчеләребез, даими авторларыбызның күбесе Аккүздәндер, мөгаен.

Мәктәп директоры Ринат Җәмилов семинарда катнашучыларны сәламләде һәм әтиләрнең балалары тормышында никадәр зур урын алып торуын, сабыйларының шәхес булып формалашуында аларның өлеше зур икәнен әйтеп үтте. Әниләргә тынгысыз төннәрдә ярдәмче, балалар бик тынгысыз чакта аларны юатучы, ул һәм кызларына машина, мотоцикл рулен беренче тапкыр ышанып тапшыручы, шук, ә кайчак бик шаян яшүсмерләрнең серен саклап калучы, һәркайсыбызга ныклы терәк, ышаныч, гаилә тоткасы, яратуын телдән әйтеп белдермәсә дә, барлык булмышы белән гаиләсе, хатыны һәм балалары өчен утка-суга керергә әзер әтиләрнең мәхәббәте турындагы чараның беренче өлеше җирлек тарихы белән таныштырудан торды. Аны безгә мәктәпнең ата-аналар комитеты җитәкчесе Нурания Пугачёва бәян итте.

Икенче өлеше белем йортына туган як тарихын өйрәнү музеен ачу һәм укучыларының чыгышларыннан торган концерт номерлары белән үрелеп дәвам итте. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, музей — тәрбия учагы булуы хакында билгеләде. Чарада катнашучы башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов исә әлеге авыл белән тамырлары бәйле булуын әйтте, музей оештырулары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Россия бөркетләре» хәрәкәтенә кабул итү тантанасы да истә калырлык узды. Хәрәкәт әгъзалары булган балаларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова һәм «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының җирлек советы рәисе Айгиз Мәрданов тәбрикләү ирштерделәр. 

Алга таба әтиләр советы утырышы актлар залында булды. Мәктәпнең «Бөркет» хокук бозуларга каршы профилактика отряды чыгыш ясады.

«Актаныш-информ» мөхәрриятенең баш редакторы Айнур Гыймадиев «Актаныш таңнары» газетасы, аның бай эчтәлекле сәхифәләре, тематик битләре турында мәгълүмат җиткерде. «Актаныш таңнары» редакциясе һәрчак яшь авторларга «яшел ут кабызуын» да билгеләп китте.

Чынлап та, туган телдә нәшер ителгән басмалар аркылы гына балалардда үз милләтенә, гореф-гадәтләренә, тарихына карата горурлык хисе тәрбияләү мөмкин. 

Район һәм Аккүз мәктәбенең әтиләр советы советы рәисләре Рамил Сәлахов һәм Ришат Вәлиев эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Ахырдан җирлек башлыгы Галина Имамованың «Әтиләр — авылыбыз терәге» исемле чыгышын тыңладык.

Әти! Нинди горур исем! Аңарда игелек, наз, гаделлек, сөйгән хатынына, газиз балаларына мәхәббәт ташып тора. Кызлар булачак ирләрен әтиләренә ошатырга теләсә, егетләр әтисе кебек көчле, гаиләсенә ныклы терәк, хатынына ышанычлы, хәстәрлекле тормыш иптәше булам дигән идеал белән формалаша. Кызлар өчен әти терәк һәм таяныч булса, малайлар өчен әти — супер герой ул. Тик без моны үзебез әти-әни булгач кына аңлыйбыз. Әтигә карап аның кебек эшлисе килә, барлык эшләрнең дә кулдан килүен телибез. Үзаллы, булдыклы, ныклы рухлы, тапкыр, тәвәккәл буласыбыз килеп, аңа ошарга тырышабыз. Чөнки ул — безнең барыбызга да үрнәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев